Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "үлем заводлары"на каршы хәрәкәт көчәя


Ижаудагы чара
Ижаудагы чара

22 сентябрь Русиянең ике дистәләп шәһәрендә экология темасына митинглар узды. Экология активистлары аны Архангельски өлкәсенең Шиес станциясендә чүп полигоны төзүгә каршы митинглар көне дип игълан иткән иде.

Шушы ук көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә дә "Үлем заводларына юк!", "Мин үлем заводына каршы!" шигарләре астында митинг оештырылды. Кировта ул "Экологик хокуклар өчен" дип аталды. Казанда да экология активистлары Архангельскиның Шиес бистәсе халкына теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыктылар.

2019 елның 30 апрелендә Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 540нчы карарны имзалады. Анда моңарчы радиактив зарарлы химик коралны юкка чыгаруда кулланылган дүрт заводның үзгәртеп корылачагы хакында әйтелгән. Моннан соң алар 1-2нче дәрәҗә куркынычлы калдыкларны эшкәртәчәк һәм бу эшне Росатом башкарачак. Һәрбер завод елына 50 мең тонна шундый калдыкларны эшкәртер дип планлаштырыла.

Заводлар Удмуртиянең Камбарка бистәсендә, Сарытау өлкәсенең Горный бистәсендә, Киров өлкәсенең Марадыково бистәсендә, Курганның Щучье шәһәрендә урнашачак.

БЕЗ ӘЙТМӘСӘК, КЕМ ӘЙТЕР?

Хәзер Удмуртия активистлары бу заводларга каршы чыгучыларны берләшергә чакыра һәм митингларга җыя. Мисал өчен, юрист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Әхмәдшина бу очракта берничек тә дәшми калырга ярамый дип саный.

Роза Әхмәдишина
Роза Әхмәдишина

— Шәхсән үзем бу заводны үзгәртеп корулары турында Фейсбуктан укып белдем. 5 июльдә булачак митингка чакыру иде ул. Мин бу хакта эзләнеп укый башладым, 540нчы карарны табып укыдым, норматив актларны өйрәндем һәм дәшми калырга ярамавын аңладым. Митингка бардым һәм минем дә сүз әйтәсем килде. Чыгып бастым да бирелеп сөйләдем... Үз гомеремдә, беркайчан да, кабатлап әйтәм беркайчан да бернинди митингта катнашканым булмады. Бу митингка барганда да нәрсәдер сөйләрмен дип әзерләнеп, уйлап бармадым. Мин һөнәрем белән юрист, университетта Экологик хокуклар һәм Җир хокуклары фәннәрен дә укыткан идем. Бу тема миңа бик якын. Аннан соң, бу бит минем һәм сезнең киләчәк! Без әйтмәсәк, кем әйтер – диде Роза Әхмәдшина.

Шул митингта катнашучылар соңыннан җыелып, "Камбаркада үлем заводына юк" дип аталучы комитет төзегән һәм алар бергәләшеп шул заводка кагылышлы материаллар туплый, өйрәнә башлаган.

— Безнең комитет ниндидер сәяси юнәлешне алган яки билгеле бер фиркагә карый дип әйтеп булмый. Ул күпфиркале: анда Коммунистлар фиркасе дә, Навальный штабы вәкилләре дә, бөтенләй сәяси булмаган, әмма актив гражданнар да бар. Минем кебек, моңарчы бер чарада катнашмаган, әмма хәзер түзеп кала алмаган кешеләр дә күп, – ди Роза ханым.

Завод беренче һәм икенче дәрәҗә калдыкларны эшкәртәчәк. Бу организмга котылгысыз зыян салучы химик элементлы калдыклар. Мәсәлән, мышьяк, терекөмеш, кургаш, бериллий кушылмалары, асбест, фенол сумалалар, пестицид-гербицидларның брак партияләре, махсус сыекчалы трансформатор будкалары...

Ижаудагы чара
Ижаудагы чара

Роза Әхмәдшина аларның зыянын болай дип аңлата:

— Күбесе канцероген матдәләр, яман шеш авырулары китереп чыгаралар, ДНКга тәэсир итәләр. Ир һәм хатыннарның бала табу сәләтенә йогынты ясыйлар. Камбарка үзе сазлыклы урында урнашкан һәм янәшәдә генә Чулман елгасы агып ята. Куркыныч химик элементларны туплау һәм ничектер эшкәртү урыны булырга яраклы җир түгел. Элек анда люизит эшкәртелгән, ул күпкә куркынычрак диләр. Люизитны эшкәрткәндә башка чара юк иде, чөнки 1940 елдан бирле аның складлары шунда гына урнашкан булган һәм аны күчереп йөртергә дә ярамаган. Ягъни Камбаркада завод булу котылгысыз иде. Чагыштыру өчен, люизит анда 6 ел дәвамында 6,3 тонна эшкәртелгән. Ә хәзер безгә бер заводта елына 50 мең тонна күләмендә химик элементлар эшкәртеләчәк дип әйтәләр. Эшкәртелгән 6 тонна люизиттан без 4нче дәрәҗә куркынычы булган 40 мең тонна калдыкларга ия булдык. Хәзер Камбарка территориясендә шул калдыкларны 5 полигонга күмү эшләре бара. Ә завод 1-2 дәрәҗә куркыныч калдыкларны эшкәртә башласа, 20 елдан без 1 миллион тонна калдык алачакбызмы? Юк инде, без риза түгел! – ди Роза Әхмәдшина.

УРАМГА ЧЫКМАСАҢ – ИШЕТМИЛӘР

Әлбәттә, Камбаркадагы химик корал эшкәртү заводы яшерен хәрби объект буларак саклана. Анда чит кешеләргә, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренә кереп йөрергә ярамый һәм халык анда нинди эшләр башкарылуын бары тик рәсми җаваплардан яки ишетеп кенә белә.

— Алар безне хәбәрдар итми. Әле шул ук вакытта, сез нигә борчыласыз, сез бит берни дә белмисез, диләр. Менә сез башта безгә нәрсә утильләштерергә җыенуыгызны, аны нинди технология белән башкарачагыгызны әйтегез, проектларны күрсәтегез, экологик экспертиза уздырылсын һәм халык белән бергә хәл итик. Бу технологияне Камбарка территориясендә куллану мөмкинме, юкмы – бергә хәл итик, – ди Роза.

Ул бүген Камбарканың яман шеш авырулары буенча алдынгы урыннарда торуын да ассызыклый.

— Бүген Камбарка яман шеш авырулары буенча Удмуртиядә өченче урында тора. Сез ул статистиканың ничек алып барылуын беләсездер инде. Үпкә яман шешеннән үлгән кешене дә бронхиаль астмадан үлде дип, статистиканы киметеп күрсәтү өчен язып бирергә мөмкиннәр. Чынлыкта, мин ул күрсәткечләрнең күпкә зуррак булуына ышанам, – ди Роза.

Ижаудагы пикетчы
Ижаудагы пикетчы

"Әгәр бу завод шулкадәр агулы икән, аны төзергә теләүче җирле хакимият завод файдасына нинди аргументлар сөйли?" дигән сорауга ул барысын да акча хәл итүен әйтә.

— Безнең җирлеккә киләсе 5 миллиард сумлык инвестицияләр турында әйтәләр. "Росатом" Камбаркадагы социаль өлкәне дә үстерәчәк, эш урыннары булачак диләр. 80-90 эш урыны нинди проблеманы хәл итәр, белмим. Безнең ни өчен шулай каршы булуыбызны аңлагыз: яңартып булмаячак ресурслар турында сүз бара. Җиребез агуланганга, кешеләр Удмуртиядән китәләр. Әлеге объект янәшәсендә яшиселәре килми. Инвалид балалар туа. Аларны үстерү һәм тәрбияләү өчен дә без бюджеттан акча алабыз. Тагын нинди инвестиция? 6 мең инвалид бала туса, без ул 5 миллиардны шул балаларга бер елда тотып бетерәчәкбез. Алар гел безне алдый, аралашуга бармыйлар. Әйтерсең, без бөтенләй акылсыз җан ияләре. Бу заводларны төзегәндә дә халык риза булмаган һәм химик коралны эшкәртеп бетерү белән бар җирне рекультивацияләргә вәгъдә иткәннәр. Сез әле ул урыннарда җиләк-гөмбә җыеп йөриячәксез, бер зыяны да булмаячак, дигәннәр. Димәк, алар тагын безне алдаганнар булып чыга. Югыйсә, без алар кебек үк шушы ил гражданнары һәм профессиональлек ягыннан без әле хакимияттәгеләрнең һәм "Росатом"дагыларның күбесеннән өстенрәктер дә, – ди Роза ханым.

—​ Роза ханым, ничек уйлыйсыз, хакимият белән рәсми хатлар һәм сез төзегән петицияләр белән генә аралашып буламы? Әллә митингларга чыгу мәҗбүриме?

— Бүген безнең хакимият белән килешеп булмый дип исәплим. Килеп туган бар ситуацияләрдә дә алар каршылык күрсәтүне генә аңлый. Бу Иван Голунов эшендә дә, актер Павел Устинов, Екатеринбурдагы сквер эшендә дә күренде. Вазгыятьне үзгәртүнең бердәнбер юлы – мәйданга чыгып басып: "Юк, без риза түгел!" дип кычкыру. Башкача барып чыкмаячак. Мәмлә авызланып, кәгазьләр ташыган булып, сүз әйтергә куркып йөрүләр белән бер эш тә башкарып булмый. Алар оныткан: без алар өчен түгел, ә алар безнең өчен эшләргә тиеш! Безнең хәзер төп максат: актив халыкны туплау, пассив халыкны кузгату. Әйе, без бу куркыныч әйберләрне, шушы химия китерәсе чирләрне күрсәтәчәкбез, сөйләячәкбез. Алар да күрсен, белсен, башка вариантыбыз юк. Без Удмуртиядә һәр кешенең йөрәгенә керергә тиеш, бу объектның Камбаркадагы халыкка гына түгел, республикадагы һәркемгә кагылуын белсеннәр. Бүген Удмуртия авыл хуҗалыгы регионы булып санала. Безнең монда иң эре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр тиздән 1 миллион тонна сөт җитештерәчәген әйтә. Ә алар шул сөтне 50 мең тонна чүпкә алыштырырга маташа.

—​ Бу дүрт заводта гына да елына 200 мең тонна беренче һәм икенче дәрәҗә куркыныч калдыклар эшкәртеләчәк дигән сүз. Моның кадәр чүпне каян алырга җыеналар соң?

— Базыльски конвенциясен имзаладылар һәм хәзер андый чүпләрне чит илдән кертергә ярый. Димәк, чит илләрдән кертәчәкләр, – ди Роза Әхмәдишина.

Ул 5 октябрь Ижауда "Үлем заводына юк" дип әйтүче активистларның җыены булачагын да әйтә. Анда Башкортстаннан, Киров, Курган, Сарытау өлкәләреннән кешеләр киләчәк. Активистларның уртак хәрәкәт ясап федераль дәрәҗәгә чыгасы килә.

Кировта пикетчылар
Кировта пикетчылар

Активистларга хакимият тарафыннан да төрле каршылыклар оештырылып тора. 19 сентябрь көнне, Ижауга Русия президенты Путин килгәндә, ике активистны тоткарлап, наркологик анализлар алган булып, полиция бүлекчәләрендә тоттылар. Гәрчә, алар бу көнне бернинди сәяси акцияләр планлаштырмаса да, моның “профилактик чара” булуына шикләнмиләр.

— Без төшкә кадәр 22се буласы митингны сөйләшергә җыелган идек. Шуннан чыккач, активистыбыз Дмитрий Морозовны кулга алдылар. Урамнан барганда ЮХИДИ туктаткан да, паспортының вакыты чыккан дип алып та киткәннәр. Навальный штабыннан да бер хатынны кулга алдылар. Аларга наркологик тикшерүләр уздырып әллә ниләр кыланып беттеләр, – ди Роза ханым.

БУ ЗАВОДЛАР ХАЛЫК ГЕНОЦИДЫНА ОХШАГАН

Удмуртиянең Камбарка бистәсендә урнашачак заводка иң беренчеләрдән булып каршы чыгучылар Башкортстанның Нефтекамски шәһәре активистлары булды. #стопкамбарка хәрәкәте оештырып, алар халыкны кузгатырга, заводның зыянын аңлатырга тырышты. Нефтекамски Камбаркадан нибары 20-25 чакрым ераклыкта урнашкан.

Эшмәкәр, активист Таһир Каһарманов Татарстанны да бу заводларга каршы көрәшкә күтәрелергә чакыра.

— Без әле дә Камбаркадан "сәламнәр" алып торабыз. Химик коралны юкка чыгаручы ул заводта каты калдыкларны яндыру миче бар, шуның төтене безгә килеп утыра. Анда әле дә химик коралны эшкәртәләр һәм ул эшләячәк тә. Без түзәр идек тә бәлки, ләкин Чулманнан су эчәбез. Безнең скважиналар Чулман астына таба казылган. Башкортстанның төньяк көнбатышы суны тулаем шуннан эчә.

Таһир Каһарманов
Таһир Каһарманов

Ни өчен бу заводларга каршы Татарстан дәшми, мин аңламыйм. Үлем заводларының зыяны бит Чулман буйлап аңа да төшеп җитәчәк. Агулы су Иделгә коячак, Идел – Каспийга. Бу бит дөньякүләм фаҗига булачак. Катаклизм котылгысыз бит, аңлыйсызмы? "Росатом" белән күпме фаҗигаләр булды – монысы бер. Табигый бәла-казалар була калган очракта да, сазлыкта төзелгән һәм елгада утырып торучы ул заводлар кайтарып булмаслык зыян салачак, – ди Таһир Каһарманов һәм бу хәлнең халык геноцидына охшавын әйтә.

— Үз халкыңның геноциды кебек бит бу. Кешеләре, сазлары, тирә-якта елгалары булмаган Оренбур кырларын алырга була бит. Шунда төзесеннәр. Юк, аларның экономиялисе килә.

Росатомның түгәрәк өстәлендә әйтелде: сез инде химик коралны уздыгыз, сезгә хәзер берни булмый, диләр. Куркынычсыз завод булса, алар аны үз Мәскәүләрендә генә төзесен. Яки Чечня белән Дагыстанда төзеп карасыннар. Удмуртлар иң сабырлы дип сайлаганнардыр инде, ләкин бу бар кешегә дә кагылачак, – ди Таһир әфәнде.

Заводта утильләштереләчәк калдыкларның чит илдән китереләсенә дә шикләнми ул.

— Алар 1-2нче дәрәҗә куркыныч калдыкларны Русиядән, Мәскәүдән алырга җыеналар дип әйтәләр. Ләкин мин Русиядә 4 заводка җитәрлек, ел саен 200 мең тонна җыелырлык андый куркыныч калдыклар юктыр дип уйлыйм. Аның кадәр градусник, терекөмешле лампочкалар, батарейлар юк. Аңлавымча, чүпне көнбатыш Европадан китерәчәкләр. Икенче момент: алар аны берничек тә эшкәртмәячәк, чөнки аларның моңа бернинди технологияләре юк. Алар бу калдыкларны бары тик туплау һәм күмү белән генә шөгыльләнәчәк дип уйлыйм, – ди Таһир Каһарманов.

НЕФТЕКАМСКИДА ХАЛЫКНЫ НИЧЕК КУРКЫТАЛАР?

Активистлар Нефтекамски шәһәрендә бу заводка каршы митинглар уздырырга теләгән, әмма шәһәр администрациясенә 12 тапкыр хәбәрнамә кертеп тә, рөхсәт ала алмаганнар. Таһир Каһарманов моны Башкортстанга хас башбаштаклык, канунсызлык дип бәяли.

Кировта пикетчылар
Кировта пикетчылар

— Безнең Башкортстанда тулаем башбаштаклык, конституцион хокуклар бозыла. Чынлыкта, аларның безгә митингка рөхсәт бирмәскә хаклары юк, без аларга хәбәр генә итәргә тиеш. Алар безнең хәбәрнамәгә "ул вакытта шул урында башка чара була" дип җавап бирә, әмма тикшереп карыйсың – бернинди чара булмый, – ди Таһир әфәнде.

Моннан тыш, Таһир Каһармановны куркытырга тырышу, 20 мең сум штраф салу очраклары да бар.

— Без 26 июльгә митингка рөхсәт алган идек. Әмма администрация безгә полиция хезмәткәрләре бирмәде дә, шуның аркасында митинг булмады. Оештыручылар буларак, без анда җыелган халыкка "митинг булмый" дип әйтергә килдек. Килгән-килгән, җыелышып фотога төштек. Билгеле инде, шул фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырдык. Сез анда канунсыз пикет ясагансыз дип, миңа 20 мең сумлык штраф салдылар. Судья әйтә: "Сез митингка гына рөхсәт алгансыз, пикетка юк", ди. Ләкин бит пикет митингтан кечерәк чара, митингта плакатлар күтәреп торырга ярый. Менә шундый хәлләр безнең Башкортстанда, – ди Таһир Каһарманов.

Казандагы пикетчы
Казандагы пикетчы

22 сентябрь Нефтекамскида да митинг булырга тиеш булган, әмма шәһәр администрациясе рөхсәт бирмәгән. Активистларга митингның канунсызлыгы һәм анда барырга ярамау турында кисәтүләр дә өләшенгән. Таһир Каһарманов шундый кисәтүне имза куеп алган.

Ул әйтүенчә, "Нефаз" автозаводында да эшчеләрне җыеп куркытканнар, мәктәптә балаларны Камбарка турында сөйләшүдән тыйганнар.

— Безнең "Нефаз" автозаводында җитәкчеләр халыкны җыйган да: "Митингта күренсәгез, стажыгызга, гаиләгезгә, балаларыгызга карап тормыйча эштән куабыз", дигәннәр. Мәктәптә балаларга, 1 сентябрьдә үк, ОБЖ дәресендә, Камбарка турында сөйләшүне тыйганнар, – ди Таһир Каһарманов.

Ул шәһәр администрациясенең Архангельскидагы вазгыятьтән куркуы турында әйтә.

— Архангельски өлкәсенең Шиес бистәсендә чүп полигонына каршы митинглар, Росгвардия белән үзара низаг инде бер ел чамасы бара, халык тынычланырга уйламый, хәзер бөтен Русия буйлап халык шул темага митинглар уздыра башлады. Безнең шәһәр администрациясе шундый хәлдән куркадыр. Әмма без әле дә тынычланырга җыенмыйбыз, бер кешелек пикетлар оештыра башладык, – ди ул.

Елга янында шундый агулы завод төзүнең ахмаклык булуын һәркем аңлаганга, ул бу хәбәргә барыбер ышанмавын да яшерми.

— Болай була алмый! Алар халыкны шундый хәбәрләр белән куркытып, митингларга чыгарга мәҗбүр итеп, көрәшкә күтәрелергә сәләтле кешеләрне генә җыеп алырга теләмиләр микән? Бу берәр "многоходовка" булырга тиеш, күрә торып, акча хакына гына мондый ук ахмаклык эшләнә алмый, ышанмыйм, – ди ул.

XS
SM
MD
LG