Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чернобыль" һәм "Тәхетләр уены" сериаллары "Эмми" бүләкләре алды


"Чернобыль" фильмы "Иң яхшы кыска сериал" номинациясендә, ә "Тәхетләр уены" 12 номинациядә "Эмми" алды.

Лос-Анджелеста узган 71-нче "Эмми" премияләрен тапшыру тантанасында "Чернобыль" сериалы иң яхшы кыска сериал дип танылды. Американың HBO һәм Британиянең Sky киноширкәтләре берлектә төшергән бу фильм 1986 елның апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә булган каза нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле реаль вакыйгаларга нигезләнгән.

Моннан тыш, әлеге фильм өчен сценарий язган Крэйг Мазин һәм сериалның режиссеры Йоһан Ренк та аерым бүләкләр алды. Мазин сәхнәдән "Чернобыль" сериалы кешеләргә "дөреслекнең мөһимлеген һәм ялганның куркынычлыгын искә төшерә" алачагына өметләнүен белдерде.

Иң яхшы драма сериалы өчен бүләк "Тәхетләр уены"на тапшырылды. Сериал рекордлы 32 номинациягә чыгарылган иде, 12сендә җиңеп чыкты.

Иң яхшы комедия сериалы өчен "Эмми" Fleabag сериалына бирелде (Урысча ул "Дрянь" дип атала).

Иң яхшы драматик актер дип Билли Портер ("Pose" – "Поза" сериалы), ә актриса дип Джуди Комер ("Killing Eve" – "Еваны үтерү" сериалы) танылды.

"Эмми" премиясе АКШның иң төп телевизион бүләге санала. Моңарчы әлеге бүләккә номинацияләр рекорды "Нью-Йорк полициясе" сериалында булган иде, 1994 елда ул 27 төркемдә тәкъдим ителгән булган.

XS
SM
MD
LG