Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания югары мәхкәмәсе диктатор Франко сөякләрен Мадрид янына күчереп җирләргә рөхсәт итте


Франсиско Франко

Генералиссимус сөякләре Мадрид янындагы гаилә каберлегенә күчереләчәк. Аның туганнары Мадрид үзәгендәге чиркәүгә күчерүне сораган иде.

Испания югары мәхкәмәсе илнең элекке диктаторы Франсиско Франко сөякләрен башка урынга күчереп җирләүгә каршы килмәде. Бу хакта "El Pais" газеты хәбәр итә. Генералиссимус сөякләре ватандашлар сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә төзелгән хәтер үзәгеннән Мадрид янындагы гаилә каберлегенә күчереләчәк.

Франко 36 ел буе каудильо - Испаниянең югары хакиме булды. 1936-1939 еллардагы ватандашлар сугышыннан соң ул илдә уңчы диктатор режимы урнаштырды һәм үлгәнче, 1975 елга кадәр идарә итте.

Үлеменнән соң ул Корбаннар комплексында җирләнде. Үзе исән чагында төзелгән ул үзәктә зур мәйдан һәм чиркәү бар, ул Испан ватандашлар сугышы корбаннары истәлеге булырга тиеш иде.

Диктаторны җирләү урыны Испаниядә уңнар һәм суллар арасында сәяси каршылыкларга китерде. Мартта илнең социалистик хөкүмәте июньнән дә калмый Франко сөякләрен Мадрид янындагы Эль-Пардо зиратына күчерергә вәгъдә бирде. Франконың гаиләсе Мадрид үзәгендәге чиркәүдә җирләргә теләде. Әмма аланың бу мөрәҗәгатен хөкүмәт кире какты, шәһәрнең туристик үзәге диктаторга табыну урыны булдырырга теләмәде.

XS
SM
MD
LG