Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага теләктәшлек белдергән илләр ПАСЕ утырышында катнашмый


ПАСЕ утырышлар залы

Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) көзге сессиясендә Украинага теләктәшлек йөзеннән Балтыйк буе илләре, Грузия һәм Польша катнашмаячак. Русия ассамблеяга кайтканнан соң Украина да аның эшендә катнашудан баш тарткан иде.

30 сентябрь Страсбургта Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) көзге сессиясе башланды. Русия ассамблея эшенә кайтарылганнан соң Украина анда катнашудан баш тарткан иде. Киевка теләктәшлек белдереп, ассамблеяның кайбер чараларында Грузия, Литва, Латвия, Эстония һәм Польша делегацияләре дә катнашмаячаклары турында белдергән. Алар ПАСЕның 70 еллыгы чараларында, сессия ачылышында катнашмау, Франциянең дәүләт секретаре белән очрашу һәм соңыннан уртак адымнар турында фикер алышу турында килешкәннәр.

Бу хакта Facebook-та Украина Югары Радасы депутаты Алексей Гончаренко язды.

Украина делегациясе җитәкчесе 28 яшьлек Елизавета Ясько әйтүенчә Русия делегациясенә украин делегатлары түгел, ә Украинаның дуслары оппонент булачак.

Европа шурасы Парламент ассамблеясының көзге сессиясе 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кырымдагы вазгыять турында хисап 2 октябрьдә укылачак дип көтелә. Аны Швейцария депутаты Мануэль Торнар ясаячак.

Аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылу турында БМОның баш секретаре Антониу Гуттерришның беренче хисабы быел 2 августта рус телендә чыкты.

Бу хисапта 2014 елдан Кырымда 42 кешенең (38 ир-ат, 4 хатын-кыз) хәбәрсез югалуы, канунсыз тоткарланган 28 кешенең азат ителүе, бер кешенең үтерелүе, 11 кешенең хәбәрсез югалуы хакында белдерелә. 2017 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 30 июненә кадәр Кырымда 186 төнтү булган, аларның 140ы кырымтатарларның өйләрендә, эш урыннарында яки кырымтатарлар җыелган урыннарда узган. Шулай ук Акмәчәттә 747 кеше сыйдырышлы тикшерү изоляторында 1349 кеше тотылуы хәбәр ителә.

  • Быел июнь аенда Европа шурасы парламент ассамблеясе тугыз сәгатькә якын барган фикер алышулардан соң Русия делегациясенә ПАСЕ эшендә катнашырга рөхсәт бирүче резолюция кабул итте. ​Русиянең ассамблеяга кайтуына протест йөзеннән Словакия, Польша, Литва, Латвия, Эстония, Грузия делегацияләре сессиядән чыгып китте. Шулай ук моңа Украина каршы булды һәм җәйге сессиядә катнашудан баш тартты.
  • 2014 елда Кырымны аннексияләгән һәм Украинаның көнчыгышында сепаратистларга ярдәм иткәне өчен Русиядән ПАСЕда тавыш бирү хокукы алынды. Русия вәкилләре ассамблея утырышларында катнашу, чыгыш ясау һәм комитетларда эшләү хокукына гына ия иде.
  • Әлеге очрактан соң Мәскәү каршылык йөзеннән Европа шурасы парламент ассамблеясе сессияләрендә катнашудан баш тартты. Франция, Британия, Германия, Италия һәм Төркия белән беррәттән Русия Европа шурасының иң төп кертемчесе булып тора. Ел саен ул 30 миллион евро тирәсе түләп тора иде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG