Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәрәңге бәйрәме белән Казан үзәгендә шәһәр мәдәниятен үстереп буламы?


Бәрәңге-фест чарасыннан күренеш
Бәрәңге-фест чарасыннан күренеш

Казанда татар шәһәр мәдәнияте ни өчен кулланышка кереп китми? Ни өчен татарлык – ул авыл мәдәнияте дип фикерләү әле дә яши? Казанның Иске бистәсе үзенең асылын югалтмыйча, заманнан да калышмыйча кайсы юнәлештә үсәргә тиеш? Бу хакта журналист Алия Сабирова фикерләре белән уртаклаша.

Татар Казан үзәгенә кайта. Ләкин һаман шул аты, арбасы, бәрәңгесе белән кайта. Татарны Казанга кире кайтару бик сәер рәвештә бара. Моны болай кайтарганчы бөтенләй кайтармасаң әйбәтрәк булмас идеме икән, дигән уй кала. Татарның мәшһүр затларына һәйкәлләр каядыр кысрыклап, күренми торган җирләргә куела. Әлфия Авзаловага һәйкәл зиратта куелды. Илһам Шакиров исемен кеше барып җитә алмаслык ерактагы концерт залына бирделәр. Аның каравы, атлы-арбалы татар Кирмән янында ук тора.

Узган шимбә Казанның Юныс мәйданында Бәрәңге-фест уздырдылар. "Бәрәңге җанашым" дип аталган бу бәйрәмне оештыручыларның берсе – Казанның Габдулла Тукай музее. Кайда Тукай да, кайда бәрәңге? Әмма оештыручылар бөек шагыйребез белән "икенче ипи" арасында бәйләнеш тапкан. Баксаң, Тукай үз иҗатында бәрәңгене бик мактаган икән бит. Музей хезмәткәрләре, иренмичә, санап та чыгарган: Тукай бәрәңгене ике проза әсәрендә һәм биш шигырендә телгә ала. Берсе – 1912 ел башында, инде үләренә күп тә калмастан, бераз хәлләнмәсмен микән, дип, авылда яшәп алган көннәрендә. Шигырь шулай атала да: "Авылда авырып ятканда". Бер шигырен Тукай "Бәрәңге вә гыйлем" дип атаган. Тагын бер тапкыр ул бәрәңгене "Пушкин вә мин" шигырендә искә ала.

Ни булса да, Тукайга барып егылабыз, монысы яңалык түгел. Әмма Тукай исеме белән бәйләп бәрәңгегә багышланган урам чарасы уздыру, ким дигәндә, сәер тоела. Нәрсә дигән соң Тукай бәрәңге турында? Укып карыйк.

"Хәзрәти Пушкин авылда язды үз "Евгениен"/Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен" ("Пушкин вә мин"). "И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге — җан ашым; / Син генә тәмләртәсең бар ярлылар, байлар ашын" ("Авылда авырып яту").

Ә менә "Бәрәңге вә гыйлем" шигыре. Тукай татарның Америкадан кайткан бәрәңгене кабул итмәвен яза да, соңыннан:

И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;
Син, җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын.

Син кикертсәң, ул хәзер: «Әлхәмделилла!" — дип куя;
"Күп шөкер, — ди, — бу җимешне бирде Мәүла!" — дип куя.

Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!
, - дип теләп куя.

Тукай, татар бәрәңгене кабул итте, хәзер белемне дә кабул итсен иде, ди

Тукай үзен русның Пушкины белән чагыштырып, үз-үзенә ирония белән карап, үзенең гадирәк, халыкка аңлаешлырак әйберләр турында язарга мәҗбүр булуын әйтә. Чынлыкта шагыйрьнең тел төбендә татар халкының Евгений Онегин кебек әсәрләр укырга һәм аңларга сәләтле булмавына сызлану яткан кебек тоела. Калган шигырьләрендә дә Тукай бәрәңгене сатирик рухта телгә ала. Надан татар мужигының бәрәңге ашап, кикереп, канәгатьлек кичереп утыруы – бу инде чынлыкта күңелне кайтара торганрак күренеш. Бер дә бәрәңгегә мәдхия булып яңгырамый. Чынлыкта шагыйрь "бәрәңге"не белем, мәгърифәт төшенчәләренең капма-каршысы итеп куллана, бәрәңгене татар кабул итте, хәзер белемне дә кабул итсен иде, ди.

Бәрәңгене телгә алып, шагыйрь наданлык, артык гадилек, примитивлык, корсак кайгысы кебек төшенчәләрне сурәтли.

Инде бу читләтеп әйтеп, сарказм белән көлүне ихлас мактаудан аермаганмы оештыручылар? Тукайны чынлап та бәрәңге турында яза торган шагыйрь дип саныймы алар?

Иске бистәне нинди эчтәлек белән тутырабыз?

Чынлыкта бәлки болар кирәксезгә бәйләнү булып күренәдер. Казанда Иске бистә дип аталган тарихи-архитектура ансамбле бар, аны күпмедер төзекләндереп, туристлар күзенә күрсәтерлек хәлгә китерделәр. Шәһәрдәге бакчалар, парклар, гомумән әйткәндә – шәһәр киңлекләрен эчтәлек белән тутыру дигән бурыч бар һәм моны шул парклар һәм башка урыннар башкарып килә. Иске бистәне дә эчтәлекле итәргә кушылган, әлбәттә. Тик эчтәлек төрле була ала. "Печән базары" фестивале кебек иҗади, заманча, алдынгы фикерле яшьләрне җәлеп итә торган булырга да мөмкин. Бәрәңге фестивале дә кирәктер, әлбәттә. Әмма Иске бистәнең үткәненә, аның татар тарихында бер гасыр элек тоткан урынына карасак, беренче төр чараларның бу урынга ныграк туры килүен күрербез. Чынлыкта, болар бер-берсе белән бик үк кисешми торган ике яссылык кебек тоела. Беренчесе – татарның шәһәр мәдәниятен булдырырга омтылуы, икенчесе – татарның авылдагы яшәү рәвешен мәҗбүриләп шәһәргә китерү.

Иске бистә узган гасыр башында татарның мәгърифәт үзәге булган. Беренче чиратта. Мәхәллә саен мәчет, татар газет-журналлары редакцияләре, мәдрәсәләр. Беренче театр уйналган Шәрык клубы. Киң карашлы Мәрҗанинең мәчете, мәдрәсәсе. Иске бистә, бәхетебезгә, әле тора. Татарның сәнгати фикер чагылышы булып биналар калган. Эчтәлегенә килгәндә – аны затлы, файдалы, заманча чаралар белән тутырырга кирәктер. Халыкта "абынган җиреңнән торып кит" дигән гыйбарә бар. Татар башкаласында милли мәйданчык булган татар бистәләре дә милли мираска, гыйлемгә нигезләнгән, югары сәнгатьне үз эченә алган мәдәният белән яши башласа гына, бу урынны чын татар шәһәре дип атый алабыздыр.

Бәрәңге дәрәҗәсеннән ерак китмәү татарның күп өлкәсендә күренә

Шунысы кызганыч, менә шулай бәрәңге дәрәҗәсеннән ерак китмәү татарның күп өлкәсендә күренә. Җырда – шул ук примитивлык, өч ноталык җырлар, әдәбиятта – Зифа Кадыйрова, күзләрен ачучы Зөләйхалар, ә милли сәхнә киемнәрен алсак, гомумән, күздән яшь килерлек. Аллы-гөлле, бер-берсенә килешмәгән ачык төсләрдән, шароварларын күрсәтеп тездән өстә итәкле кызлар күлмәкләре, сары чигүле яшел түбәтәйләр белән сәхнә тулы. Янәдән килеп, наданлыкмы бу, үз милли мирасыңа төкереп караумы?

Ләкин, милли сәнгать белгече, күннән каеп эшләү остасы мөхтәрәм Наилә Кумысникова әйтүенчә, монда тагын бер сәбәп бар. Ул да булса – ялкаулык. Милли сәнгать үрнәкләре фәнни хезмәтләрдә өйрәнелеп, китап-альбом-каталоглар итеп чыгарылган, ал да укы, өйрән бит инде! Әмма бүгенге сәхнә киеме белән шөгыльләнүчеләр моны эшләргә кирәк тапмый. Каядыр казынып утырганчы, ни бар, шуны кабатлап, бөтенесен бергә болгатып нидер китереп чыгару күпкә җиңелрәк, күрәсең. Нәтиҗәдә, Наилә ханым сүзләре белән әйткәндә, "трэш" һәм "китч" килеп чыга. Тик татарның бик азы гына бу турыда борчыла. Калганнар "татар мәдәнияте шул икән" дип, килешеп яши. Тик милли сәхнәдә (киң мәгънәдә, бөтен кешегә күрсәтеп, күренеп торган мәйдан – эстрада, матбугат, әдәбият, фольклор, туристлык өлкәсе) юнәлеш биреп тору өчен җаваплы кешеләр аңлый микән – "бәрәңге" дәрәҗәсендәге "мәдәният" татарның чын милли мәдәниятен, чалыш көзгедәге кебек, кыйшайтып күрсәтә. Мондый "мәдәниятне" кешегә чыгарып, халыкның дәрәҗәсен төшерү генә түгел, үз татар балаларыбызны, яшьләрне читкә тибәрәбез түгелмени? Кайсы татар шәһәр баласының бернинди сәнгати кыйммәткә ия булмаган әйберләрне "минеке, татарныкы" дип атыйсы килсен?

Авылда тел сакланмый диярлек, авылда татарның югары сәнгате үсми

Шәһәр мәдәнияте белән авыл мәдәниятен бер-берсенә каршы кую кирәкми дигән фикерләр бар. Икесе дә татарныкы, икесе дә бүгенгебезне күрсәтә. Әмма шул ук вакытта татарның авылдагы тормышында зур үзгәрешләр булуын да һәркем белә. Бүгенге татар авылы – моннан 100, 50 ел элек булган авыл түгел. Авылда тел сакланмый диярлек, авылда татарның югары сәнгате үсә алмый, авыл татарның рухи чишмәсе булудан туктап бара. "Авыл бетә" дип кабатлап, һаман да шул авылны шәһәргә күчерергә тырышу уңышлы адым булып тоелмый.

Бу язганнар бәрәңге фестивале кирәк түгел, дип әйтү кебек күренмәсен иде. Узсын ул, мәсәлән, Татарстанның бәрәңгене иң күп игүче һәм мул уңыш алучы районында. Татар бистәләренә дә игътибарны тартырлык, кеше китерерлек чаралар кирәк, әлбәттә. Һәм мондый чараларны оештырганда иҗади яктан килеп, милләтнең тарихи, мәдәни мирасына нигезләнеп, шул ук вакытта заманча алымнар кулланып эшләнсә, яхшырак булыр иде, мөгаен.

Алия Сабирова
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG