Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Казандагы яңа консулы Исмәт Эрикан вазифага кереште


Төркиянең Казандагы консуллыгы
Төркиянең Казандагы консуллыгы

Төркиянең Казандагы яңа консулы Исмәт Эриканның 2017 елга кадәр Тайваньда эшләве билгеле.

Төркиянең Казандагы консуллыгының Facebook сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, 1 октябрьдән консул вазифасына Исмәт Эрикан керешкән. Эрикан турында мәгълүмат бирелми, ачык чыганаклардан күренүенчә, 2017 елга кадәр ул Тайваньда Төркия вәкиле булып эшләгән.

Элегрәк Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садыйк Доган быел җәй үз вазифасыннан китүен белдерде. Сәбәпләрен ачыкламады, аның Әнкарага кайтып тышкы эшләр министрлыгындагы яңа вазифада эшли башлаячагы турында гына әйтелде.

Әхмәт Доган Азатлыкка Казан консуллыгы вазифасына кем киләчәге билгеле булуын, әмма яңа консулның Русия хакимиятләрендәге документ эшләренең тәмамланып җитмәве сәбәпле, аның исемен әйтә алмавын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG