Accessibility links

Кайнар хәбәр

РОСТ урыс телле баланың татар мәктәбенә алынмавы тирәсендә яңа җәнҗал чыгарды


Казанда яшәүче Юлия Каретникова баласын 155нче санлы татар гимназиясенә алмадылар дип зарлана. Моның сәбәбен ул үзләренең урыс милләтеннән булуы белән аңлата. Теманы шунда ук татар мәгарифенә каршы эшләгән кайбер интернет-басмалар күтәреп алды.

Казанда татар мәктәбенә урыс телле баланы алмау белән бәйле җәнҗал чыгарга тора. Әлеге мәсьәләне Вконтактеда "Поборы в школах и детских садах" төркемендә күтәрделәр. Бу төркем исә инде берничә ел татар теленә һәм татар мәгарифенә каршы сугыш алып барган "Родительское сообщество Татарстана — РОСТ" төркеме белән бәйле.

Вконтактедагы постка караганда, Юлия Каретникова исемле хатынның баласын 155нче санлы татар мәктәбенә урыннар юк дигән сылтау белән алмаганнар. Әмма ул моны улы урыс булуы өчен алынмады дип саный.

"Сез бит урыслар, татар телен белмисез, башка мәктәпкә барыгыз дип әйттеләр. Ә икенче бер малайны алдылар. XXI гасырда нинди шовинизм? Урысларны алмыйдар, татарларны алалар. Мәктәптә урыннар юк дип рәсми кәгазь бирделәр. Нәрсә әйтерсез? Кая барырга — прокуратурагамы? Мәгариф министрлыгынамы?" диелгән постта.

Вконтакте кулланучылар аңа прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Баланың теркәлү урыны әлеге мәктәпкә каравын искәртәләр.

Комментарлардан аңлашылганча, моңа кадәр бала тиздән полилингваль мәктәпкә әйләнәчәк 165нче гимназиядә укыган. Анда ул икенче сменада укудан канәгать булмый 155нче санлы мәктәпкә күчәргә ниятләгән.

Кайбер кешеләр татар гимназиясендә укырга авыр булачак, башка мәктәпләрне карагыз дип тә киңәш итә. Каретникова 155нче гимназиядә уку бер сменалы булуы белән кызыктыра ди.

Әлеге теманы "Версия в Татарстане" интернет-басмасы күтәреп чыкты. "Әгәр мондый очрак чынлап та булган икән, Казанның мәгариф идарәсе һәм Татарстанның мәгариф министрлыгына тикшерү уздыру кирәктер. Чөнки бу шовинизмга охшап тора. Мондый нәрсәгә җәмгыятьтә юл куярга ярамый. Бигрәк тә үзен төрле мәдәниятләр һәм халыклар тыныч яшәүче төбәк дип күрсәткән Татарстанда", диелә басмада.

Моннан тыш та, мәкаләдә провокацион җөмләләр күп. Анда, мисал өчен, кайбер мәктәпләрдә татар телен һаман төрле сәбәпләр белән мәҗбүри укыталар, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бер сүз дәшми диелгән.

Татар телендә белем бирүче 155нче санлы гимназия Казанның Яңа Савин районында урнашкан. Аны Наил Фазылов җитәкли.

РоСТ турында нәрсә билгеле?

"Татарстан ата-аналар берләшмәсе" (РоСТ) 2017 елның октябрендә "Татариянең урыс телле ата-аналары комитеты"н үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килә (комитет шул елның апрелендә оешкан).

2018 елның җәендә РоСТ Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы көрәш планын бәян итте. РоСТның Вконтактедагы паблигы авторлары фаразлавынча, биш-алты елдан татарлар үзләре үк ана телен өйрәнүдән баш тартып тулысынча урыс теленә күчеп бетәчәк. 22 июльдә бу төркем Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәм туган телне мәҗбүри укытуга каршы чыкты.

Шул ук елның ноябрь аенда РоСТ активистлары Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп Кукмара районында урысча гына тәрби бирүче мәктәпләр 14 кенә дип зарланды. Декабрь башында алар Нәфыйковтан Татарстан мәгариф министрына кисәтү җибәрүне сорады.

XS
SM
MD
LG