Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тоткыннар саны һәм төрмә бюджеты белән Европада беренче урынга чыкты


Новосибирски колониясе
Новосибирски колониясе

Русия колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында 543 меңнән артык кеше утыра. Аларның күчпелеге элегрәк тә хөкем ителгән булган. Русиянең төрмә бюджеты да Европада иң зурысы, әмма бүленгән акчаның тоткыннарга бик әзе генә эләгә.

Русия һәр 100 мең кешегә туры килгән тоткыннар саны һәм төрмәләр өчен бүленгән акча күләме белән Европада беренче урынга чыкты. Бу хакта Гомумрусия сивил форум экспертлары хисабында әйтелә.

1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Русия колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында 543 меңнән артык кеше утыра диелә документта. Экспертлар искәртүенчә, тоткыннарның күп булуы төрмәләргә көч куллану белән бәйле булмаган җинаятьләр өчен дә утыртулар һәм күпчелек гаепләнүчеләрнең өч елдан да артыкка ирекләреннән мәхрүм ителүләре белән бәйле.

Аерым алганда, тоткыннарның 35 проценты 5 елдан 19 елга кадәр, 18 проценты 10 елдан артык колония хөкеме алган. Чагыштыру өчен: Европа шурасы илләрендә 2017 елда өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүчеләр саны 49 процент тәшкил иткән.

Хисап авторлары "хөкем ителүчеләрне озак изоляциядә тоту киләсе җинаятьләрне кисәтүгә сизелерлек өлеш кертә алмавын" билгели. Дәлил буларак экспертлар җәзаларны үтәтү федераль хезмәте мәгълүматларын китерә. 2018 елда хөкем ителүчеләрнең 58 проценты элегрәк тә җаваплылыкка тартылган булган, ә 36 проценты кимендә өч тапкыр хөкем ителгән.

Моннан тыш, Русиянең төрмә бюджеты да Европада иң зурысы диелә. Шул ук вакытта бер тоткынны тоту уртача Европадагыга караганда, 50 тапкырга арзанрак. Русиядә моңа көненә 2,5 евро, ә Европада - 128 евро бүленә.

Гомумрусия сивил форумы - "илне һуманлык кыйммәтләре, кеше хокуклары һәм абруе нигезендә модернизацияләүгә" юнәлгән иҗтимагый оешмалар, активистлар, экспертлар берлеге. 2013 елда әлеге форумны булдыру башлангычы белән хәзер Хисап пулаты башлыгы булып эшләүче Алексей Кудрин, нәшир Ирина Прохорова, икътисадчы Евгений Гонтмахер, хокук яклаучы Елена Алексеева һәм башка җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре чыкты.

XS
SM
MD
LG