Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көненә чакырып ялгыз пикет үтте


Рәис Хәбиров Казанның Бауман урамында ялгыз пикетта тора
Рәис Хәбиров Казанның Бауман урамында ялгыз пикетта тора

Казанның Бауман урамында 12 октябрьдә Тинчурин бакчасында булачак Хәтер көне митингына чакырып ялгыз пикет узды.

4 октябрьдә ялгыз пикетка чыккан ТИҮ активисты Рәис Хәбиров шигар тотып халыкта Хәтер көненә кызыксыну уятырга теләде.

“Хәтер көне митингы – татар халкы өчен мөһим урам чарасы. Татарстанның мөстәкыйльлеген, милли мәгарифне бетерделәр. Хәзер инде татар телен юк итәргә телиләр. Ләкин без үз телебезне саклап калырга тиеш. Митингта бу мәсьәләләр күтәреләчәк. Хәтер көненә күбрәк кеше чыгарга тиеш. Без активрак булсак, дөнья җәмәгатьчелеге дә безне күбрәк ишетәчәк. Үзебезнең гражданлык позициябезне күрсәтергә кирәк”, дип белдерде ул Азатлыкка.

Хәбиров сүзләренчә, соңгы елларда халыкның Хәтер көнендә азрак катнашуы – дәүләт иминлек көчләренең куркытуы нәтиҗәсе.

“Яшьләр чыга башласа, аларны укуларында кысалар, урта яшьләрдәгеләргә эшләрендә басым ясыйлар, пенсия яшендәгеләр балаларыма зыян китерергә мөмкинмен дип курка. Әмма ни генә булмасын, без ата-бабаларыбыз шәһит булган Хәтер көнендә митингка чыгып аларны искә алырга тиешбез”, дип белдерде Хәбиров.

1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алуга багышланган Хәтер көне чарасы 12 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында узачак. Хәтер көне чарасы быел 31нче тапкыр уздырыла.

XS
SM
MD
LG