Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сайлау нәтиҗәләрен кабаттан тикшерүне таләп иттеләр


Казанда узган митинг

​6 октябрь Казанның Ленин мәдәният йорты каршындагы мәйданда Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында булган хәрәмләшүләргә каршы митинг үтте.

Оештыручылар митингны 8 сентябрь Татарстан парламенты сайлавында булган хәрәмләшүләргә һәм репрессияләргә протест белдерү максатыннан гади ватандашлар уздыруын әйтте.

Митингта чыгыш ясаучылар парламент сайлавы нәтиҗәләрен кабаттан тикшерүне, тавышларны яңадан санауны, Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең тулысынча вазифадан китүен, Татарстан парламентының үз-үзен таркатуын, хәрәмләшү очракларының барысының да тикшерелүен, активистларны сәяси максатлы эзәрлекләүне туктатуны, сайлауда хәрәмләшүгә юл куйган иминлек һәм прокуратура хезмәткәрләренең вазифадан алынуын таләп итте.

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

Оештыручылар чарага хакимият фиркасе вәкилләре, хакимият, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура түрәләрен чакырсалар да, аларның килмәвен әйтте.

Митингта "Яблоко", КПРФ, "Гадел Русия", "Парнас" фиркаләре вәкилләре, сайлауда күзәтүче булып катнашканнар, активистлар чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучылар Татарстан парламентына булган быелгы сайлаудагы хәрәмләшү очракларын аңлатты, 2020 елда Татарстан президенты сайлавында хакимиятнең хәрәмләшүенә юл куймас өчен оппозициядәге фиркаләргә берләшергә кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук 8 сентябрьдәге сайлауда хәрәмләшүләр турында чыккан хәбәрләрне ялган хәбәрләр дип әйтеп гадел сайлаулар өчен көрәшүчеләрне "фейк" таратуда гаепләгән Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең да вазифадан китүе таләп ителде.

Оештыручылар сүзләренчә, митингка 200 ләп кеше килгән.

Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG