Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 2020 елдан үзмәшгульлек салымы кертелә


Киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән республикада үзмәшгульләрдән салым җыя башлаячаклар.

Башкортстан да үзмәшгульлек салымы җыючы төбәкләргә кушылачак. Бу хакта Башкортстан башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Андрей Солнцевның "Инвестицион сәгать" киңәшмәсендә үзмәшгульлек турында чыгышы зур кызыксыну уяткан диелә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әлеге тәҗрибәне киләсе елдан республикада куллана башларга кирәк дип белдергән.

Күтпән түгел "Башинформ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында үзмәшгульлекне пропагандалаучы мәкалә чыкты. Язмада реклам тамгасы юк, ләкин реклам билгеләре бар. Анда "Твое дело" үзмәшгульлекнең рәсми сайты, федераль салым хезмәте һәм "Татарстанның биржа мәйданы" сайтларына сылтамалар бирелә, үзмәшгульлек буларак теркәлеп салым түләү уңай яктан гына бәяләнә. Башкортстанда инде бүгеннән үзмәшгуль булып теркәләрергә мөмкин диелде.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә үзмәшгульләрдән дә салым җыю турында канун гамәлгә керде. Әлегә бу төр салым режимы Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Мәскәү һәм Калуга белән Мәскәү өлкәләрендә сынау рәвешендә кертелсә дә, киләчәктә башка төбәкләргә да җәелдерелер дип фаразлана.

Канунга ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

XS
SM
MD
LG