Валдай халыкара дискуссион клубы Русия өчен үзенә күрә “дөньяга тәрәзә” булып тора. Мәскәү анда агымдагы вакыйгаларга үз карашын белдереп дөнья белән идеологик дәрәҗәдә аралашу булдырырга тырыша. Шулай ук, соңгы берничә елдагы халыкара вазгыятьне истә тотып, бу клуб эчке аудитория өчен дә идеологик әһәмияткә ия, ул халыкара мөнәсәбәтләрдә һәм дөньядагы сәяси вазгыять турындагы дискуссияләрдә Русиянең мөһим роль уйнавын күрсәтергә тиеш. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров клубның “Русия һәм ислам дөньясы: икеяклы роль һәм бер-беренә тәэсир итү” дип аталган бер сессиясендә катнашты.
Мөселман республикаларының илдән читтә иң танылган һәм иң тәэсирле җитәкчеләре дип Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыров кына санала
Кремльнең моның өчен Радий Хәбировны сайлавын бик отышлы дип әйтеп булмый, әлбәттә. Русиядәге мөселман республикаларының илдән читтә иң танылган һәм иң тәэсирле җитәкчеләре дип Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыров кына санала. Мөселман илләре белән хезмәттәшлектә Кремль нәкъ менә аларны куллана да. Аларның имиджлары төрле булуга, төрлечә эш итүләренә карамастан, ислам традицияләренә тугрылыкны ачыктан-ачык күрсәтүләрен һәм моны һәрдаим ассызыклауларын истә тотканда, бу аңлашыла да. Ә Радий Хәбировны беркем дә юньләп белми бит. Димәк аның сүзләре дә танылганрак шәхесләрнеке кебек җитди кабул ителмәячәк дигән сүз.
Икенчедән Радий Хәбиров үзе дә ислам дөньясында абруйлы белгеч саналмый, чөнки хәтта Башкортстанда да аның исламга һәм мөселман традицияләренә тугрылыгына бик ышанмыйлар. Бер ел элек Башкортстан җитәкчелегенә килгәннән бирле ул мәчеттә бары бер мәртәбә, Ураза бәйрәмендә генә күренде. Шуннан башка аны мәчет тирәсендә очраткан кеше булмады. Өстәвенә аның Красногорски башлыгы булган чагында православлар бәйрәмендә бәкегә чумуын әле дә хәтерлиләр. Аның Сергей Брилевка интервьюда “үзем — мөселман, балаларым —православлар” дигән бик ачык аңлаешлы сүзләре дә әле онытылмый.
Мондый чыгышлар мөселман аудиториясенә түгел, ә күбрәк Урыс православ чиркәве оештырган җыеннарга килешер иде
Валдай очрашуында Радий Хәбировның моны тагын бер кат искә алуы ул сүзләрнең ялгыш кына әйтелмәгәнлеген аңлата. Мөселман илләре вәкилләре җыелган утырышта мондый нәрсәләр сөйләү бик аңлашыла торган нәрсә түгел, әлбәттә. Мондый чыгышлар мөселман аудиториясенә түгел, ә күбрәк Урыс православ чиркәве оештырган җыеннарга килешер иде.
Әмма Радий Хәбиров чыгышында аерым тукталуга лаеклы шактый мөһим нәрсәләр дә булды. Алар арасында, Фрейд әйткәнчә, төптәге фикерне чыгару да, факт һәм төшенчәләрне ачыктан ачык бутап күрсәтү дә булды. Шуңа күрә аларны җентекләп тикшерергә һәм аның ни әйтергә теләгәнен ачыкларга кирәк.
Әйдәгез, математика күнегүләреннән башлыйк.
“Безнең Башкортстанда яшәүчеләрнең 67ләп проценты — мөселманнар. Структурасына килсәк, ансы да бик кызыклы. 36-лап проценты — урыслар, 30 процентка якыны — башкортлар, 24 проценты — татарлар. Шулай ук безнең республикада яшәүче, чуаш, мари кебек берничә этнос һәм милләт бар, алар сан ягыннан 100 меңнән артып китә”, диде Радий Хәбиров.
Калган 11 процентны Радий Хәбиров каян алган икән?
Радий Хәбировның математиканы бик начар белүе күренә, чөнки Башкортстан халкының 67 проценты мөселман булса, калган 33 проценты башка диндәге кешеләр булып чыга. Һәм Хәбиров чыгышына караганда, урыс, мари, чуаш, украиннарның да бер өлеше мөселман булып чыга. Башкортстанда этник мөселманнар (татар, башкорт, үзбәк, азәрбайҗан, таҗик һәм башка халыклар) 56 процент тәшкил итә. Калган 11 процентны Радий Хәбиров каян алган икән?
Бу чыгышта тагын бер кызыклы нәрсә бар. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләрендә урыслар 35 процент, башкортлар 29 процент, ә татарлар 25 процент дип язылган иде бит. Бу саннарның, бигрәк тә татарлар һәм башкортлар турындагысының чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килүе турында сүз куертмыйча баштан ук шулай кабул итик ди. Инде монысы да Радий Хәбиров әйткән саннарга бик туры килми. Бу Радий Хәбировка әлеге чыгышның алдан ук әзерләп бирүен истә тотканда гына аңлашыла. Спичрайтерларның 2002 елгы җәнҗаллы җанисәп нәтиҗәләренә махсус рәвештә нигезләнүе ачык күренә, нәкъ менә анда урыслар 36 процент, башкортлар 30 процент, ә татарлар 24 процент дип язылган иде.
Димәк, барлык экспертлар бәяләвенчә, читкә күченү һәм аз бала табу нәтиҗәсендә акрынлап, әмма ышанычлы рәвештә кими баручы урыслар санын ясалма рәвештә арттырачаклар
Ягъни Хәбиров 2020 елгы җанисәптә нинди саннар булырга тиеш дигән сигнал бирүен инде хәзер үк чамалап була дигән сүз. Димәк, барлык экспертлар бәяләвенчә, читкә күченү һәм аз бала табу нәтиҗәсендә акрынлап, әмма ышанычлы рәвештә кими баручы урыслар санын ясалма рәвештә арттырачаклар (федераль үзәктән кушылганны истә тотып). Ә менә татар-башкорт чагыштырмасын 2002 елгы саннарга кайтарачаклар. Бигрәк тә Радий Хәбиров килү белән реваншист кәефләрнең шактый көчәюе һәм башкортлаштыру тарафдарларының яңадан баш күтәрүен исәпкә алып без әлегә 2002 елгы биеклеккә ирешү турында карар ителгәнлеген күрәбез. Алга таба инде вазгыятькә карап эш итәчәкләр. Мондый күрсәткечләргә ирешү һәм хәтта тагын да арттырып җибәрү өчен төрле “проектлар” тәкъдим ителде һәм тәкъдим ителә (башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты да, татарларны субэтносларга бүлгәләү дә, әмма, күрәсең, элеккечә фальсификацияләү дә булыр кебек).
Гомумән, Радий Хәбировның бу чыгышына караганда, аның дини традицияләрне, бигрәк тә исламны бик начар белүе күренә.
“Бездә гадәттә мөселманнар Олы көнне һәм Раштуаны, ә православлар Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен бәйрәм итә. Бездә алар бер-бере белән бик нык үрелгән, һәм, минемчә, бу бик мөһим нәрсә”, диде Хәбиров. Бу чеп-чи демагогия, бу инде Башкортстан халкын дискредитацияли. Төрле дин әһелләре бер-берен сыйлый (мөселманнар Корбан бәйрәмендә ит яки христианнар үз бәйрәмнәрендә икмәк өләшә) икән, бу әле мөселманнар Олы көнне яки христианнар Корбанны бәйрәм итә дигән сүз түгел. Мөселманнарга Олы көнне бәйрәм итү гомумән ярамый, чөнки бу бәйрәм (Гайсәнең үлеме һәм күккә ашуы) Коръәндә язылганнар, ягъни Аллаһның кодрәте белән Гайсә пәйгамбәрнең исән калуы турында версиягә каршы килә. Шуңа күрә мондый бу сүзләрдән күбрәк шәхси комплекслар исе килә, һәм Радий Хәбиров мондый нәрсәләр сөйләп без Башкортстанда барыбыз да шундый дигән үз тезисларын акларга тырышкан кебек күренә. Чынлыкта исә бер генә мөэмин мөселман яки христиан да бүләкләр яки сый кабул итүе белән (ә бу һич тә начар нәрсә түгел) ят дини бәйрәмнәрне бәйрәм итми, ә алай дип әйтү дини тормышны аңламауны күрсәтә.
“Безнең республикада һәр өченче гаилә — катнаш гаилә. Гадәттә ир башкорт булса, хатыны — православ. Һәм киресенчә дә. Мондый хәлләр бик еш очрый. Һәм балалар шундый гаиләдә туа. Мәсәлән, мин — мөселман, ә минем балаларым — православ. Шулай килеп чыкты”, ди Хәбиров.
Ул үзен легитимлаштыру өчен таяныч буларак кулланырга теләгән башкорт милли интеллигенциясе алдында акланырга тырыша сыман
Монда ул элегрәк Сергей Брилевка сөйләгәннәрен тагын бер кат искә ала. Һәм “шулай килеп чыкты” дип ул үзен легитимлаштыру өчен таяныч буларак кулланырга теләгән башкорт милли интеллигенциясе алдында акланырга тырыша сыман. Ә сүздә башкорт үзаллыгы турында сөйләүче, Радий Хәбировка лояль башкорт җәмәгатьчелеге үз “кумирының” мондый җитешсезлеген һич тә күрергә теләми. Өстәвенә Радий Хәбиров һәр өченче гаилә — катнаш гаилә дигәндә нигәдер нәкъ менә ике дин вәкилләре арасындагы гаиләләргә басым ясый. Шул ук вакытта ул катнаш гаиләләрнең бик зур күпчелеге татар-башкорт гаиләләре булуына махсус рәвештә күз йома, гәрчә андый гаиләләрне катнаш дип атау дөрес тә түгел.
Хәбиров мәчет төзүчеләрне "гөнаһлы кеше" дип атап, исламнан бөтенләй читләшә
Алга таба Радий Хәбиров гомумән сәер әйберләр әйтте, моны Фрейдча үзеңне фаш итү дип атап булыр иде. "Хәзерге Русиядә шундый гадәт барлыкка килде: гади халыктан чыккан берәү үргә менсә йә баеп китсә, гөнаһларыннан арыну өчен мәчет сала. Гадәттә ул "матур корылма". Ягъни, Хәбиров мәчет төзүчеләрне "гөнаһлы кеше" дип атап, исламнан бөтенләй читләшә. Мөселман илләреннән килгән кунаклар шыплап тулган залда бу сүзләр аеруча провокацион яңгырады. Икенче яктан, туры әйтелмәсә, бу Радий Хәбировның исламнан читләшүен күрсәтте, димәк, Рөстәм Миңнеханов яки Рамзан Кадыйровтан аермалы буларак, аның мәчетләрдә күренмәве һәм мөселман бәйрәмнәрен билгеләмәве аңлашыла.
Алга таба Радий Хәбиров хәзерге вакытта популяр булган идеологик парадигмага ияреп, империя чорыннан башлап үткәннең тарихын сурәтләргә тотынды.
"Беренчедән. Мөгаен, кемдер өчен бу парадокс яки яңа мәгълүмат булыр, әмма хәзерге Русия исламының үзәге Уфада. Һәм моны Екатерина II эшләде. Без, башкортлар, аны "әби-патша" дип атадык һәм зур хөрмәт күрсәттек. Ә ул, башкортларның тугрылыгын һәм зур уртак дәүләттә яши белүләрен аңлап, шундый карар кабул итте. Һәм шуннан бирле без Русия исламының үзәген саклыйбыз", диде Хәбиров.
Уфа иң күбендә — Русиянең мөселман үзәкләренең берсе
Әлбәттә, Уфа — Русия исламының заманча үзәге, дию шактый көчле белдерү. Уфа иң күбендә — Русиянең мөселман үзәкләренең берсе, ансы да Уфаның зур татар-мөселман тарихи мирасы аркасында. Беренчедән, Екатерина IIне "әби-патша" дип башкортлар түгел, ә татарлар атады. Нәкъ менә аның дини реформалары аркасында Идел буе халыкларын көчләп чукындыру сәясәтенең актив фазасы туктатыла. Икенчедән, патшабикәне башкортларга карата лояль дип тә булмый, чөнки алдагы йөз илле елда башкортлар, татарлар һәм бу төбәкнең башка халыклары белән бергә Русия дәүләтенә аерым лояльлек күрсәтмәде.
"Безгә Ходай Тәгалә һәм тарих борынгы, бик танылган "Галия" һәм "Госмания" мәдрәсәләрен бирде. Безнең Русия ислам университеты Ислам университетлары федерациясенә керә", диде Хәбиров. Һәм монда да журналистларга биргән интервьюсында башкорт халкының мәнфәгатьләре аның өчен өстенлекле дип ассызыклаган Хәбиров, ни өчендер янә республиканың татар тарихына "кушылырга" тырыша. Тик менә Башкортстанның татар тарихи мирасы һәм хәзерге татарларның милли мәнфәгатьләре турында, республика хакимияте искә төшермәскә тырыша, чөнки аларның мәнфәгатьләре "приоритет түгел".
Һәм ниһаять Радий Хәбировның тагын бер "ачышы". "Идел буе, башкорт исламы — ул башка төрлерәк ислам дип әйтергә кыюлык алам. Ул югары дәрәҗәдә тирәнлеге һәм шул ук вакытта үзен саклап калуы белән аерылып тора", диде Башкортстан башлыгы.
Уфа Ак Йортында утырган "ислам белгечләре"нән бу "башкорт исламы"ның нәрсә икәнен беләсе килә
Гомумән, халык алдында "татар исламы", "үзбәк исламы" яки "чечен исламы" кебек төшенчәләрне куллану кабул ителмәгән. Аның урынына татарларга, башкортларга хас (хәнәфи мәзһәбе) һәм Кавказ халыкларының күпчелегенә хас (шәфигый мәзһәбе) ислам традицияләрен күздә тоткан "традицион" ислам турында сөйләү кабул ителгән. Шуңа күрә Уфа Ак Йортында утырган "ислам белгечләре"нән бу "башкорт исламы"ның нәрсә икәнен беләсе килә. Аның үзенчәлекләре нәрсәдә? Асылда мондый гыйлемсез терминнар артында дини өлкәдә элементар наданлык кына түгел, ә ясалма рәвештә башкорт халкына гына хас булган ниндидер яңа ислам "кору" тырышлыгы ята.
Әйтергә кирәк, 90нчы еллар башында, төгәлрәге 1992 елда, Башкортстанда шулай ук исламда бер генә сүзне дә аңламаучы "башкорт исламы" белгечләре булган. Башкорт халык партиясен һәм "Урал" үзәген вәкиллек иткән бу "белгечләр" Тукай урамындагы биналар комплексын һәм Беренче Җамигъ мәчетен көч белән басып алырга һәм Тәлгать Таҗетдинны Башкортстаннан чыгарып җибәрегә тырыштылар. Әгәр шул вакытта мөфтиятне яклауга үз активистларын һәм тарафдарларын күтәргән Татар иҗтимагый үзәгенең ярдәме булмаса, Радий Хәбиров горурланып телгә алган "Русия исламы үзәге" тарихы шунда ук тукталган булыр иде. Һәм бу тарихны бүген Радий Хәбировның төп электоратын тәшкил итүче көчләрнең тарафдарлары туктатыр иде. Ләкин бу хакта Радий Хәбиров тыйнак кына дәшми калды.
Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра