ТИҮ Татарстан фәннәр академиясе, Тарих институт тырышлыгы белән “тарихыбызның күп кенә сәхифәләре өйрәнелде, күренекле мәгърифәтчеләрнең, шулай ук илебезнең иң яңа тарихында бик беленмәгән җәмәгать, сәясәт эшлеклеләренең, фән һәм мәдәният әһелләренең хезмәтләре яңадан басылып чыкты”, диелә ТИҮ мөрәҗәгатендә.
Шул ук вакытта хатта Русиядә бер милләтне һәм бер динне генә алга сөрү медиа тырышлыгы белән дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм федерациягә куркыныч тудырылуы турында да языла.
ТИҮ вәкилләре фикеренчә, “җәмгыятьтәге сәламәт көчләо илнең деструктив юлдан баруын һәм карагруһчылык упкынына тәгәрәвенә каршы тора алыр иде”, тик “зыялылар, мәдәният һәм фән эшлеклеләр арасында андыйлар берәмләп кенә санарлык, гәрчә аларның авазы золым һәм тоталитаризмга каршы торуда зур көчкә ия һәм илдә дә, дөнья җәмәгатьчелегендә дә игътибар җәлеп итә”.
“Татар халкы һәм шул ук дәрәҗәдә федерациядәге барлык башка асаба халыклар инде соң чиккә җитте, ул чикне узгач тел дә, мәдәният тә, милләтләр дә булмаячак. Соңгы 18 елда метрополиягә ярарга тырышу сәясәте, хакимияттәгеләрнең үз өстенлекләрен югалтудан куркуы, озак утырып җылытылган урыннар һәм гаделсез рәвештә алынган капитал татар халкын һәм аның киселгән дәүләтчелеген упкын чигенә җиткерде”, диелә хатта.
ТИҮ язучыларны һәм мәдәният эшлеклеләрен елына бер генә тапкыр булса да бер-ике сәгать вакыт табып татар халкын яклау чарасында катнашырга чакыра.
1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнарны искә алу митингы быел 12 октябрьдә Казанның Тинчурин бакчасында узачак. ТИҮ оештырган бу чара хакимият белән килештерелгән. Җыенында сүз Татарстан дәүләтчелеген яклау, татар халкын, телен саклап калу турында барачак диелә. Хәтер көне чарасы быел 31нче тапкыр уздырыла.
Моннан тыш, 11 октябрь Кол Шәриф мәчетендәге җомга намазыннан соң Сөембикә манарасы янына барып шәһитләр рухына дога кылу йоласы узачак. Шулай ук Татарстанның барлык мәчетләрендә Хәтер көненә багышланган вәгазьләр яңгыраячак һәм Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына догалар кылыначак.