Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган чик капкаларын ачып Сүрия качакларын Европага җибәрү белән янады


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган төрек хәрбиләренең Сүриянең төньягындагы гамәлләрен хөкем иткән Европа берлеген һәм гарәп илләрен тәнкыйтьләп чыкты.

Телевизион мөрәҗәгатендә Рәҗәп Эрдоган, әгәр дә Европа берлеге Төркиянең хәрби чарасын канунсыз бәреп керү дип рәсми рәвештә таныса, Төркия Европа берлеге илләренә чик капкаларын ача һәм өч миллионнан артык Сүрия качагын Европага җибәрә алачагы турында белдерде.

Ул шулай ук Мисырны да тәнкыйтьләде һәм Мисыр президенты Габделфәттах әс-Сисине “үз илендә демократияне үтергән үтерүче” дип атады. Согуд гарәбстанын ул Йәмәндәге тыныч халыкны үтерүдә гаепләде.

Төркия президенты шулай ук төрек хәрбиләре контроленә күчәчәк җирләрдә “Ислам дәүләте” сугышчан төркеме эшчәнлегенә юл куймаска вәгъдә итте.

Сүриянең төньягындагы хәрби чараларны Эрдоган террорчылыкка каршы көрәш дип аңлатты. Аның сүзләренчә, хәрби чаралар башланганнан бирле бер тәүлек эчендә көрд кораллы төркемнәрендәге 100-дән артык сугышчы үтерелгән. Төркия аларны террорчылар дип саный. Эрдоган хәрби чараның беренче көнендә куелган бурычлар үтәлгәнлеген әйтте. Элегрәк төрек хәрбиләре җир өсте гаскәрләренең уннан артык торак пунктын яулап алуларын белдерде.

Көрд төркемнәре җитәкчелеге һөҗүм итүче төрек гаскәрләре ягында һәм тыныч халык арасында югалтулар булуын әйтә.

Төркиянең һава һөҗүмнәре һәм бәрелешләр бүген дә дәвам итә.

Төркия һәм аның беректәшләре – Сүрия кораллы оппозициясе чәршәмбе көнне Сүриянең төньяк-көнчыгышында көрд кораллы төркемнәренә һөҗүм башлады. Европа берлегенең һәм Фарсы култыгының кайбер илләре Төркиянең бу гамәлләрен хөкем итте. АКШ сенаторлары Төркиягә чикләүләр әзерли.

XS
SM
MD
LG