Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Хасавов контроль югарырак булган тикшерү изоляторына күчерелгән


Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

Мөселманнарны яклаучы адвокат Дагир Хасавов тәрәзәләрдә ике катлы рәшәткә булган, югары контроль астында булган изоляторда тотыла. Аның белән бергә икътисади җинаятьләр кылуда шикләнелгән кешеләр утыра.

Мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалуда гаепләнеп кулган алынган адвокат Дагир Хасавов Мәскәүнең "Медведь" дип танылган 4нче санлы тикшерү изоляторының махсус урынында тотыла. Бу хакта Мәскәү иҗтимагый халык контроле җаваплы секретаре Иван Мельников Интерфакска белдергән. Мельников сүзләренчә, махсус блок гадәтиеннән контрольнең һәм изоляциянең югарырак булуы белән аерылыла. Аерым алганда, тәрәзәләрдә ике катлы рәшәткә, ә хезмәткәрләр блокка махсус документлар белән генә керә ала.

Камерада дүрт кеше, анда телевизор һәм суыткыч бар, ди Мельников. Аның сүзләренчә, Хасавов белән икътисади җинаять кылуда шикләнелүчеләр утыра.

Хасавовның сак астына алуга апелляция шикаяте 16 октябрьдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә каралачак.

Тумышы белән Чечнядан булган, башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнүче танылган адвокат Дагир Хасавов 17 сентябрь Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды. Анда ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга килгән иде. Утырыш башлануга Хасавовны мәхкәмә залында ук тоткарлап, Тикшерү комитетына илткәннәр. Аның мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалу, ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итү фактлары тикшерелә. Адвокатлар хокук сакчыларының бу гамәлен басым ясау дип атый. Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Дагир Хасавовны ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Хасавовның адвокаты Сергей Беляк Азатлыкка җинаятьне исбатлау җиңел булмаячак дип белдерде.

XS
SM
MD
LG