Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гулливер сәяхәтләре (Путешествия Гулливера)


Мировая классика на татарском! Предлагаем вам прочитать и прослушать отрывок из известного произведения "Путешествия Гулливера", который мы специально перевели для вас. Текст адаптирован для изучающих татарский, к нему записано аудио, прилагается перевод ключевых фраз и тест.

Гулливерның Лилипутиягә сәяхәте

1 бүлек

Минем әтиемнең Нотнген Ширда утары бар иде. Мин биш улның өченчесе идем. Биш яшь тулгач, ул мине колледжка укырга бирде. Анда мин өч ел укыдым. Соңрак мине атаклы хирургка дүрт елга укырга җибәрделәр. Шулай ук мин навигация һәм математиканың башка өлкәләре белән кызыксындым. Болар сәяхәт итәргә теләгән кешегә бик файдалы фәннәр. Кайчан да булса сәяхәт итәрмен дип бик хыялландым мин.

Аннары мин Лейден шәһәренә күчендем. Монда мин ике ел һәм җиде ай дәвамында медицина өлкәсен өйрәндем. Бу шулай ук сәяхәттә кирәк әйбер.

Лейденда мин Лени Бёртон исемле туташка өйләндем. Ике елдан мин башта берене, аннары икенче корабка хирург буларак ялландым. Ике ел дәвамында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Һиндстанга сәяхәт иттем. Буш вакытта элеккеге һәм яңа авторларның китапларын укыдым. Яр буе халыкларының гореф-гадәтләрен, телләрен өйрәндем. Соңгы сәяхәт бик уңышлы булмады. Шуңа хатыным һәм балаларым янына кайттым. Өч елдан “Антилопа” корабының капитаны Төньяк океанга барырга тәкъдим итте. Ризалаштым.

1699 нчы елның 4 нче маенда без Бристольдан кузгалдык. Сәяхәтебезнең башы бик тә уңышлы булды. Ост-Индиядә көчле давыл безне төньяк-көнбатышка алып китте. Экипажның унике кешесе вафат булды. Калганнары көчсезләнгән иделәр. 5 нче ноябрьдә бу җирләрдә бик томанлы иде. Еракта гына бер тау күрдек. Экипажның бер өлеше шунда китте. Без, алты кеше, көймәләргә утырдык һәм ярга йөздек. Экипажның калганы шулай ук үлде бугай, ярга мин ялгыз гына килеп җиттем. Сәгать кичке тугызлар иде. Мин бик арыган идем, өстәвенә корабта аракы да эчкән идем. Шуңа хәлем тәмам бетте. Мин йомшак чирәмгә яттым һәм йокыга талдым. Минем исәпләвемчә, тугыз сәгатькә якын йокладым. Уянганда, инде яктырган иде. Мин тормакчы булдым, әмма тора алмадым. Кул-аякларым, чәчем һәм гәүдәм нык итеп җиргә бәйләнгән иде. Мин күкне генә күрә идем. Тиздән нәрсәдер аягыма менде, аннары күкрәгемә менде һәм ияк янында туктады. Күзләремне мөмкин кадәр аска төшердем һәм кечкенә кешене күрдем. Аның буе алты дюймнан да артык түгел иде. Кулында угы бар. Аның артыннан өстемә кырыкка якын шундый ук җан ияләре менделәр. Куркуымнан мин каты итеп кычкырдым, һәм алар котлары очып качтылар. Аннары бер куркусызы йөземә якын килде һәм гаҗәпләнүдән кулларын күтәреп, нечкә тавыш белән: «Гикино дигуль!»,- дип кычкырды. Калганнары бу сүзләрне берничә тапкыр кабатладылар. Мин аңламадым. Ниһаять, мин бауларны өзә алдым. Кайсыдыр: «Тольго фонак!»,- дип кычкырды. Кулыма инә кебек йөзләгән уклар кадалды. Мин тормакчы булдым. Гәүдәмә тагын уклар очтылар. Төн җиткәч кенә, торырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Слова и выражения

  • утар – усадьба, имение
  • атаклы – известный, именитый
  • өлкә – область
  • җиде ай дәвамында – в течение семи месяцев
  • гореф-гадәтләрен – обычаи
  • Төньяк океан – Северный Ледовитый океан
  • кузгалдык – тронулись
  • көчле давыл – сильная буря/метель/вьюга/ураган
  • төньяк-көнбатыш – северо-запад
  • бер өлеше – (одна) часть
  • ярга йөздек – поплыли к берегу
  • калганы – остальное
  • йомшак чирәмгә яттым – ляг на мягкую траву
  • күкрәгемә менде – поднялся на грудь
  • ияк янында – около подбородка
  • ук – стрела
  • җан ияләре – (душа + владелец) существа
  • котлары очып – в ужасе
  • бер куркусызы – один бесстрашный
  • бауларны өзә алдым – смог разорвать верёвки

Сәгать дәвамында колак төбендә нәрсәдер шакылдады. Булдыра алган кадәр башымны бордым. Башым янында агач баскыч ясыйлар иде. Бер нәни кеше анда менде һәм миңа озак кына нәрсәдер сөйләде. Мин, әлбәттә, берни аңламадым. Берничә кеше чәчләремне тоткан бауны сүттеләр, һәм мин башымны бора алдым һәм сөйләүчене күрдем. Ул урта яшьләрдәге, урта бармактан бераз озынрак иде. Ул ачуланып, нәрсәдер аңлатырга теләп сөйләде, ниндидер сораулар бирде. Минем аны тыңларга хәлем булмады, инде күп сәгатьләр мин ач идем. Шуны аңлатыр өчен, берничә тапкыр бармагым белән авызыма төртеп күрсәттем. Берсе мине аңлады. Як-ягыма берничә баскыч куйдылар. Берничә кеше кәрҗиннәргә ризыклар тутырдылар һәм авызым янына килделәр. Мин берьюлы ике-өч ризык йоттым. Ипи пуля зурлыгында гына иде. Аннары ике мичкә шәраб китерделәр. Нәни кешеләр янымда, күкрәгемдә бииләр һәм һаман да «гикино дигуль!» дип кычкырдылар. Кырык-илле кешене тотасым бик килде. Әмма куркытырга теләмәдем. Бу халык бит миңа миһербанлык күрсәтте, үзләренең ризыгын жәлләмәде.

Бераздан минем янга патша кешесе килде һәм ун минут дәвамында нидер сөйләде. Сөйләгәндә һаман бармагы белән алга төртә иде. Соңрак билгеле булганча, ул башкалага күрсәткән икән. Патша мине шул башкалага күчерергә кушкан икән. Мин сул кулым белән уң кулга, гәүдәмә, аякларыма күрсәттем, азат итүләрен соравым иде. Әмма югары чинлы кеше башын болгады. Димәк, мин башкалага әсир буларак барыра тиеш идем. Кечкенә кеше куллары белән мине башкалада ашатачаклары турында аңлатты.

Халык бик шатланды һәм еш: “Эплам силян»,- дип кабатлады. Йөзем һәм кулыма тәмле исле нәрсәдер сыладылар. Укларның әчеттерүе бетте. Сигез сәгатькә йокыга талдым. Табиблар шәрабкә йоклата торган дару салганнар икән. Минем гәүдәмне калын канатлар белән бәйләгәннәр. Көпчәкле зур арба китергәннәр һәм тугыз йөз кеше шунда күтәреп салганнар. Арбаны тартыр өчен, мең ярым ат кирәк булган. Шулай мине башкалага алып киткәннәр.

Дүрт сәгатьтән соң мин уяндым. Арбадагы ике кеше йоклаганымны күрергә булганнар һәм әкрен генә башыма менгәннәр. Бер офицер пикасының очын борыныма тыккан һәм мин каты итеп төчкергәнмен. Кинәт уянуымның сәбәбен өч атнадан гына белдем. Без көне буе юлда булдык. Селкенмәкче булсам, атар өчен уклар әзер иделәр.

Миңа яшәр өчен иске бина әзерләнгән иде. Ул шактый гына зур, шуңа мин анда сыя идем. Мине берничә дистә йозакка утырттылар. Йөз меңгә якын халык мине карарга килгән иде. Патша өстемә менәргә ярамый дигән указ чыгарган. Чылбырлар шактый озын иде. Шуңа мин ирекле йөри ала идем.

Слова и выражения

  • булдыра алган кадәр – насколько смог
  • нәни – маленький
  • сүттеләр – распутали
  • урта яшьләрдәге – средних лет
  • ике мичкә шәраб китерделәр – принесли две бочки вина
  • миһербанлык күрсәтте – благосклонность
  • соңрак билгеле булганча – как позже стало известно
  • башкалагав столицу
  • патша – король
  • гәүдәмә – на тело
  • азат итүләрен – освобождение
  • башын болгады – покачал головой
  • әсир – пленный
  • башкалада ашатачаклары турында – о том, что покормят в столице
  • сыладылар – намазали
  • укларның әчеттерүе бетте – жжение от луков прекратилось
  • йоклата торган дару салганнар – положили снотворное
  • калын – толстый
  • күтәреп салганнар – подняли и положили
  • мең ярым – полтысячи
  • борыныма тыккан – засунул в нос
  • төчкергәнмен – чихнул
  • кинәт уянуымның сәбәбен – причина, почему я внезапно проснулся
  • иске бина әзерләнгән – приготовлено старое здание
  • берничә дистә йозакка утырттылар – посадили на несколько десятков замков
  • чылбыр – цепь
  • ирекле – ирек(свобода)+ле = свободный

2 бүлек

Патша мине һәрьяклап карады. Миңа ашарга һәм эчәргә китерделәр. Ике арба савытны мин бер йотуда бушаттым.

Патша минем тырнагымнан бераз биегрәк иде. Егерме яшь һәм сигез ай яшендә. Өстендә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән киемнәр иде. Патша киткәч, берничә кеше өстемә менде, уклар атты. Солдат аларны бәйләргә һәм җәзаларга әмер бирде. Иң яхшы җәза – минем кулга бирү иде. Мин бишесен кулыма алдым һәм кесәмә салдым. Алтынчысын ашарга теләгән кыяфәт ясадым. Кесәмнән пычак чыгаргач, барысы да бик курыкты. Мин кешене бәйләгән бауларны кистем һәм җиргә төшердем. Ул шунда ук качты. Шулай ук башкаларын да азат иттем. Солдатлар минем миһербанлыгымны бик бәяләделәр.

Ике атна дәвамында мин җиргә ятып йокладым. Аннары патша урын җире бирергә кушты. Миңа алты йөз матрас бирделәр. Ала бер-берсенә тегелгән иделәр. Илнең төрле якларыннан мине күрергә дип халык җыелды.

Минем киләчәгем турында патшалыкта бик кызу бәхәсләр барганлыгын белдем. Берәүләр мине ашатыр өчен бик күп акча кирәк булачак, дәүләтнең икътисади хәле бозылыр дип борчылганнар. Башкалары үтерергә тәкъдим иткән. Әмма шундый зур мәет таркала башласа, илдә авырулар барлыкка килер дип борчылганнар. Ике офицер минем алты кешене азат иткәнлегем турында сөйләгән. Бу хәбәр патшага бик охшаган. Ул мине ашатыр өчен якын тирәдәге авыллардан көн саен берничә үгез һәм башка ризыклар китерергә кушкан. Шулай ук өч йөз тегүче миңа кием тегәргә тиеш булган. Һәм алты галим мине шушы илнең теленә өйрәтергә кереште. Өч атнадан мин лилипут телендә бераз сөйләшә башладым.

Слова и выражение

  • һәрьяклап – со всех сторон
  • Ике арба савытны мин бер йотуда бушаттым. – Две полные посудой телеги я опустошил с одного глотка.
  • тырнагымнан бераз биегрәк – чуть выше моего ногтя
  • кыйммәтле ташлар белән бизәлгән киемнәр – украшенные драгоценными камнями
  • уклар атты – бросил стрелы
  • бәйләргә һәм җәзаларга әмер бирде – приказал связать и казнить
  • кесәмә салдым – положил в карман
  • кыяфәт ясадым – сделал вид
  • миһербанлыгымны бик бәяләделәр – очень оценили моё милосердие
  • урын җире – постель
  • бер-бресенә тегелгән – пришиты друг к другу
  • кызу бәхәсләр – жаркие споры
  • икътисади хәле бозылыр – испортится экономическое состояние
  • зур мәет таркала башласаесли большой труп начнёт разлагаться
  • үгез – бык

*****

Ну и как вам, понравилось? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Гулливер сәяхәтләре

Тест: Гулливер сәяхәтләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG