Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган татар сынчысы Рада Нигъмәтуллина вафат


Рада Нигъмәтуллина

Сынчы Рада Нигъмәтуллина белән хушлашу 13 октябрьдә Камал театрында булачак. Җеназа иртәнге 10да башлана.

12 октябрь озак сузылган авырудан соң күренекле татар сынчысы, Татарстанның халык рәссамы, Тукай премиясе иясе Рада Нигъмәтуллина вафат булган. Бу хакта Казан репортеры Татарстанның Мәдәният министрлыгына сылтанып хәбәр итә. Аңа 88 яшь булган.

Соңгы елларда Рада Нигъмәтуллина кызлары белән Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә яшәде, ул акчасызлыктан интегүе турында язган иде. Сынчы Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка яшәү шартлары авыр булуы, торган йортына ут төрттүләре, хезмәт хакын алмыйча эшләве, сәламәтлеге нык какшуы турында ачык хат язган иде.

Ул түрәләрнең ярдәменә өмет итте. "Миңа хәзер 87 яшь, инвалид, аягымда басып тора алмыйм, күрмим диярлек, шикәр авыруым азган, йөрәгем начар эшли һәм башкалар. Татарстан өчен тудырган эшләребез белән гаиләбезне һәм мине урамга чыгарып атарсызмы? Авыру, әмма әле дә эшләгән кешене эшләребез белән урамга чыгарып атуыгызны мин курку белән көтәм", диелгән иде ул хатта.

Сынчы Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән, Сара Садыйковага багышланган "Җидегән чишмә" композициясе Казанның Юнысов мәйданында куелырга тиеш булса да, соңрак ниндидер сәбәпләр чыгып, ул куелмый калды. Һәйкәлгә бүтән урын тәкъдим ителде, әмма аның авторы бу карар белән килешмичә, урын Юнысов мәйданында булмаса, һәйкәлне куярга рөхсәт бирмәячәген белдерде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан муниципаль берәмлеге арасында бу низаг озак дәвам итте һәм аңа нокта куелмады.

Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская Рада Нигъмутулинаның беренче татар хатын-кыз композиторына һәйкәл куелмавы мәсьәләсен аңлатып, Татарстан Мәдәният министрлыгы Рада Нигъмәтуллинадан гафу үтенергә, бозылган мөнәсәбәтләрне җайларга тиеш иде дип Азатлыкка сөйләгән иде.

Рада Нигъмәтуллинаны татар хатын-кызлары арасындагы беренче сынчы дип атыйлар иде.

Сынчы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. 1954 Казан художество училищесын тәмамлаган. И.Репин исемендәге Ленинградның рәсем, сын ясау сәнгате һәм архитектура институтында белем алган. Татарстанның халык рәссамы исеменә лаек.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG