Килешү турында дүшәмбегә каршы төндә билгеле булды. Элегрәк Сүрия гаскәре вәкиле "Төркия агрессиясенә" каршы тору өчен төньякка барырга фәрман булды дип белдерде.
Дүшәмбе иртән Бәшәр Әсад гаскәрләре Тел-Тамер шәһәрендә урнашты. Табка һава базасының да Сүрия гаскәрләре контроленә күчүе хәбәр ителә. Элек аны АКШ җитәкчелегендәге халыкара коалиция куллана иде.
Килешүгә ярашлы, Әсад гаскәрләре төрек һөҗүмнәре юлындагы зур шәһәрләргә керергә тиеш. Шулай итеп алар Төркияне сайлау алдына куячак диелә. Әнкара һөҗүмне туктатырга йә Сүрия гаскәрләре белән сугышырга тиеш булачак. Әмма Төркия соңгысы булмаячак дип белдергән иде.
Сүрия көрдләре вәкилләре Әсад белән килешү хәрби ярдәм турында гына дип искәртә. Сүриянең төньяк-көнчыгышының киләчәк статусы турындагы сәяси мәсьәләләр күтәрелмәгән. Көрдләр вәкилләре сүзләренчә, АКШ Сүриянең төньягыннан гаскәрләрен чыгару сәбәпле, алар яклау сорап рәсми Димәшккә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Русия саклану министрлыгы соңгы сәгатьләрдә булган хәлләргә аңлатма бирмәде. Русия хәрбиләре Сүрия гаскәренең төньякка баруын хуплыймы, юкмы - билгеле түгел.
Төркия хакимиятләреннән дә аңлатма юк. Узган атнада башланган хәрби чараның максаты - Төркия-Сүрия чигеннән көньякка таба 30 чакрым арада иминлек зонасы булдыру диелде. Төркиядә Сүрия көрдләренең кораллы төркемнәрен террорчы дип саныйлар.
АКШ Конгрессында бу уңайдан Төркиягә карата чикләүләр кертү мәсьәләсе карала. Европа берлеге дә якын арада Әнкарага чикләүләр кертү мөмкинлеген карар дип көтелә.