Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Төркиягә Сүриядәге хәрби чаралары өчен чикләүләр кертте


АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео
АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео

Америка кушма штатлары төрек кораллы көчләренең Сүрия төньягындагы хәрби чаралары өчен Төркиягә каршы чикләүләр кертте.

АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео белдерүендә әйтелгәнчә, президент Дональд Трамп бу уңайдан фәрман чыгарган. Аңа ярашлы, АКШ финанс министрлыгы һәм дәүләт департаменты Сүриянең төньягында тынычлык һәм тотрыклылыкны бозу гамәлләрендә катнашкан Төркиянең теләсә кайсы дәүләт оешмасына, аерым затларына чикләүләр кертергә мөмкин.

Санкцияләр Төркиянең энергетика министрлыгына, саклану министрлыгына, аларның министрларына, шулай ук илнең эчке эшләр министрына каршы кертелгән.

Помпео белдерүендә Төркиянең узган атнада Сүрия көрдләренә каршы башланган хәрби чаралары террорчылыкка каршы көрәш өчен тырышлыкларны юкка чыгарды, тыныч халык гомерен һәм бөтен төбәкнең тотрыклылыгын куркыныч астына куйды диелә. АКШ Төркияне кичекмәстән һөҗүмне туктатырга чакра.

АКШ президенты Twitter-да Сүриядән америка хәрбиләрен чыгару турындагы карарын тагын бер кат яклап чыкты, Кушма штатлар Сүриядә үз мәсьәләләрен чиште һәм сүрияләрне төрекләрдән якларга җыенмый диде.

Узган атнада башланган хәрби чараның максаты дип Әнкара Төркия-Сүрия чигеннән көньякка таба 30 чакрым арада иминлек зонасы булдыруны атый. Төркиядә Сүрия көрдләренең кораллы төркемнәрен террорчы дип саныйлар.

Дүшәмбе көрд кораллы төркемнәренең Сүрия президенты Бәшәр Әсад хөкүмәте белән килешү төзүе билгеле булды. Төркия һөҗүменнән яклау өчен көрдләр яшәүче кайбер шәһәрләрдә Сүрия хөкүмәте гаскәрләре урнаштырылачак. Көрдләр вәкилләре сүзләренчә, АКШ Сүриянең төньягыннан гаскәрләрен чыгару сәбәпле, алар яклау сорап рәсми Димәшккә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG