Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорктагы “Үзгәреш җиле” концертына билетлар сатуга чыккан


Казанда узган “Үзгәреш җиле” концертыннан күренеш
Казанда узган “Үзгәреш җиле” концертыннан күренеш

Билетлар бәясе 13 доллардан 85 долларга кадәр тора. Концертны Чулпан Хәммәтова алып барачак.

17 гыйнварда Нью-Йоркның Carnegie Hall концертлар залында “Үзгәреш җиле” концерты узачак. Бу атаклы концертлар залы 2 меңләп тамашачы сыйдыра. Carnegie Hall сайтында чыккан мәгълүматка караганда, Мәскәү музыканты Вадим Эйленкриг җитәкләгән джаз оркестры, джаз балеты һәм Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрының симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Афишада татар халык, эстрада җырлары джаз, рок стилендә башкырылачак дип языла. Аерым нинди җырчылар катнашачагы билгеле түгел. Билетлар бәясе 13 доллардан башлана, иң кыйммәте – 85 доллар. Казандагы тамашаларына билет бәяләре 300-2000 сум (5-30 доллар тирәсе) иде.

Бу – “Үзгәреш җиле” фестиваленең чит илгә беренче тапкыр чыгуы. Моңа кадәр концерт Казаннан тыш Уфада һәм Мәскәүдә берешәр тапкыр узды. Тамашаны танылган актриса Чулпан Хәммәтова алып барачак. "Үзгәреш җиле" концертын төрле елларда Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Румия Ниязова, Равил Шәрәфиев, Марина Ясельская алып барды.

Фестивальнең төгәл бюджеты билгеле түгел, әмма матбугатта аның бәясе якынча 70 млн сум тора дип язылды. Фестиваль әлегә өч тапкыр узды.

"Үзгәреш җиле" фестивале Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын тәнкыйтьләвеннән соң башланды. Беренче концерты 2016 елда булды. Аны карагач, Миңнеханов концертны ел саен үткәрергә кирәк дигән фикерен әйтте. Фестивальгә татар эстрадасын күтәрергә, музыканың сыйфатына, җыр сүзләренә, башкару осталыгына, стильгә игътибар итәргә дигән максат куелды. Бу чараның музыкаль җитәкчесе итеп беренче көннән үк Мәскәү музыканты Вадим Эйленкриг билгеләнде.

XS
SM
MD
LG