Тикшерү комитеты хезмәткәрләре "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнгән Айдар Гобәйдуллинның Уфада яшәүче әти-әнисе фатирында тентү уздырган. Тентү Гобәйдуллинның Русиядән китүе белән бәйле булган. Бу хакта аның абыйсы Илдар Telegram-каналда хәбәр итте.
Тентү вакытында фатирга чакырылган адвокат Александр Войцех Idel.Реалиига сөйләвенчә, Гобәйдуллин социаль челтәрләрдә Русиядән китүе турында белдергәннән соң, ул эзләүгә игълан ителгән. "Тикшерү комитеты һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәктәрләре Айдарның әти-әнисендә аның үзен табу яки аның кайдалыгын ачыклау мөмкинлеге бирүче мәгълүмат эзләү максатыннан тентү уздырды. Килеп керү белән кесә телефоннарын өстәлгә куярга кушканнар, тентү вакытында аларны куллануны тыйганнар. Гобәйдуллинның туганнары адвокатлар белән дә тиз генә бәйләнешкә керә алмаган. Бу аларның конституциядә каралган хокукларын бозу. Тентү төнлә генә тәмамланды, кесә телефоннары, фотоаппарат һәм компьютер алынды", дип сөйли адвокат.
Җомга Гобәйдуллинның әти-әнисе һәм абыйсы Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсенә сорау алуга чакырылган.
"Мәскәү эше "нигезендә яңа гаепләү белдерелгән программист Айдар Гобәйдуллин Русиядән китүе турында хәбәр итте.
- Мәскәү эше" нигезендә 15 октябрьдә Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерелде. "Куәт оешмасы хезмәткәренә һөҗүм итәргә омтылу" (Җинаять кодексының 318 нче маддәсенең 1нче бүлеге, 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге) турындагы гаепләү "куәт оешмасы хезмәткәренә көч куллану турында янау"га ("угрозу применения насилия к силовику") (318нче маддәнең 1нче бүлеге) үзгәртелде.
- Тикшерү мәгълүматына караганда, 27 июльдә Мәскәүдә митинг вакытында 26 яшьлек Гобәйдуллин полиция хезмәткәрләре тарафына пластик шешә аткан, ләкин беркемгә дә тидермәгән. Прокуратура моны "куәт оешмасы вәкиленә һөҗүм итәргә омтылу" дип атады, әмма сентябрьдә мәхкәмә гаепләүнең фабуласын ачыклау өчен дип материалларны кире кайтарды. Тикшерү изоляторында бер ай тотылганнан соң Айдар Гобәйдуллин читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелде.
- Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.