Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Казанда Путин урамы булдыруга каршы имза җыю башланды


Владимир Путин
Владимир Путин

Казанның Театр урамына Владимир Путин исеме бирүгә каршы петиция чыкты. Аның авторы Татарстан башкаласының үзәк урамнарының берсенә Путин исемен түгел, Миңтимер Шәймиев исемен бирергә кирәк дип саный.

18 октябрьдә change.org сайтында Ландыш Гыйззатуллина "Казанда Путин урамы булмасын!" дип аталган петиция урнаштырды.

"Театр урамына Владимир Путин исеме бирү тәкъдиме белән төзелгән петициягә җавап итеп Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры урнашкан урамның атамасын үзгәртмәүне сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә. Автор Путин идарәсе чорында "Русия икътисадының җимерелүен, пенсия реформасының уңышсызлыгын, коррупциянең моңарчы күрелмәгән масштабларын һәм аерым гаиләләрнең баюын", Путинның татар теленең дәүләт статусын юкка чыгарудагы ролен искә төшерергә чакыра һәм Татарстанның бер генә урамына да аның исемен бирмәскә кирәк дип белдерә.

Путин исеме урынына Казанның үзәк урамнарының берсенә Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев исеме бирергә тәкъдим ителә.

16 октябрьдә шул ук сайтта (сhange.org) Марат Халиков Казанның Театр урамын Путин исеме белән атауны сорап петиция урнаштырган иде. Ике көн эчендә анда 140лап тавыш җыелды.

"Казанда Нурсолтан Назарбаев исемен йөртүче урам бар, ә безнең илебезнең чәчәк атуына шулкадәр күп көч куйган кеше исемендәге урам юк. Ул Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәргә, Универсиада уздырырга акчалар бирде, шуның аркасында Казанның үсеше сизелерлек алга китте", диелгән петициядә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп язылган Халикиов петициясен пәнҗешәмбе брифингта Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова телгә алды. "Республика халкы хупласа, бу идеяне кулланып була. Әйдәгез, карыйк, петициядән нәрсә килеп чыгар икән" диде ул.

Бу атнада сhange.org сәхифәсендә милләтара нәфрәт тудырганы өчен Русия мәдәният министры Владимир Мединскийны җинаять җаваплылыгына тарту таләбе белән дә петиция барлыкка килде. Петициядә язылганча, Русия мәгариф министры "татарлар Русия өчен Һитлер фашистларыннан да яман" дип саный.

XS
SM
MD
LG