Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Валерий Фадеевны Кеше хокуклары шурасы рәисе итеп билгеләде


Валерий Фадеев
Валерий Фадеев

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе итеп Беренче каналның элекке алып баручысы, "Бердәм Русия" әгъзасы Валерий Фадеев билгеләнде. Сәясәт белгече Екатерина Шульман һәм "Агора" оешмасы җитәкчесе Павел Чиков шурадан чыгарылды.

Русия президенты Владимир Путин Кеше хокуклары шурасы рәисе итеп Беренче каналда элек "Время" тапшыруы алып барган Валерий Фадеевны билгеләү турында фәрман имзалады. Фәрман фотосын сәясәт белгече Екатерина Шульман күрсәтте.

Шуның белән бергә Путин шураның әгъзаларын үзгәртү турында да фәрман чыгарды. Шурадан Шульман, "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков, Югары икътисад мәктәбе профессоры Илья Шабилинский, "Восход" хокук яклау оешмасы башлыгы Евгений Бобров һәм шураның элекке рәисе Михаил Федотов чыгарылды.

Федотов 70 яше тулу сәбәпле вазифасыннан алынды диелә.

Шурага Украинада "Россия сегодня" мәгълүмат агентлыгы башкарма мөдире булган, күптән түгел тоткынар алмашу килешүе нигезендә төрмәдән азат ителеп Русиягә кайтарылган Кирилл Вышинский, Свердловски өлкәсе кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Мерзлякова һәм "Гамәли тикшеренүләр һәм програмнар үзәге" президенты Александр Точенов кертелде.

Федотовның Кеше хокуклары шурасы рәисе вазифасыннан җибәрелү хәбәре чыкканнан соң шура әгъзалары президент Владимир Путинга аны калдыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Валерий Фадеев элек Беренче канал телевидениесендә алып баручы булып эшләде, 2012 елгы президент сайлауда Владимир Путинның ышанычлы кешесе булды. Фадеев шулай ук "Бердәм Русия" фиркасенең югары шурасы әгъзасы, Гомумрусия халык фронтының үзәк шурасы әгъзасы.

XS
SM
MD
LG