Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда карабодай бәясе 15 процентка арткан


Башкортстанда сәүдә челтәрләре вәкилләре федераль медианың карабодай белән тәэмин итүче ширкәтләрнең бәяне арттыруы турында мәгълүматын раслый.

Бу турыда Башкорт сәүдә берләшмәсе рәисе Фәрит Гыйндуллин хәбәр итте дип яза РБК.

“Карабодай белән тәэмин итүчеләрнең бәяләре сентябрьдә үзгәрә башлады. Узган атнада без карабодай бәясен арттырып сатуны сизә башладык. Сентябрьдә сәүдә ширкәтләре аның килограмын 35 сумнан алган булса, кичә генә 46 сумнан алды. Кайбер тәэмин итүчеләрдә бәя 15 процентка кадәр артты”, ди Гыйндуллин.

“Сапсан-Регион” ширкәте белдерүенчә, сентябрьдә 30 сумнан сатылган 800 граммы карабодай капчыгы хәзер 54 сумнан сатыла. Карабодай белән тәэмин итүче бу ширкәт бәянең икеләтә диярлек артуын үстерүче ширкәтнең быел бу төр бөртеклеләр өчен җәйнең начар килүе турындагы хаты белән аңлата.

Кичә “Ведомости” карабодай бәяләренең 20-25 процентка артуы турында язды. Сәбәпләренең берсе — карабодай үстерүчеләрнең июль ахырыннан бәяләрне күтәрүе диелә.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодай бәяләре тотрыклы дип саный. Министрлык белдерүенчә, карабодай Русиянең 46 төбәгендә чәчелә. Башкортстан илдә җыелган барлык карабодайның 75 процентын үстерүче алты төбәк (Алтай крае, Башкортстан, Оренбур, Курски, Воронеж һәм Орлов өлкәләре) 2019 елда илдә барлыгы 750 мең тонна карабодай җыелыр дип көтелә, бу соңгы күп еллардагы уртача дәрәҗәдәге уңыш.

XS
SM
MD
LG