Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне: Татарстан президенты Кытайдан килгән татар студентлары проблемы белән шөгыльләнми


Шәһризат Шәүкәт

Рөстәм Миңнеханов КФУның багучылар шурасын җитәкли, шуңа күрә ул уку йортына бәйле глобаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә, конкрет студентлар белән университет үзе шөгыльләнә ди Лилия Галимова.

Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан Кытайга депортацияләү янаган Синҗан татар егетләре Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт проблемнары белән шөгыльләнми дип белдерде.

"Президент Казан федераль университеты белән бәйле глобаль проблемнар һәм мәсьәләләр белән шөгыльләнә, чөнки ул багучылар шурасы әгъзасы булып тора һәм аны җитәкли. Конкрет студентларга килгәндә, ул, әлбәттә, бу мәсьәләләрнең асылына төшенми. Моның белән уку йорты үзе шөгыльләнә" ди Галимова.

Ул шулай ук "уку йортларының кагыйдәләре бөтен студентларга өчен бертигез" дип ассызыклады.

Азатлык язганча, Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан.

Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Түли алмау сәбәпле, алар шулай ук уку йортыннан куыла.

Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез.

23 октябрьдә егетләрнең адвокаты Зөһрә Хамроева сөйләвенчә, игезекләрне КФУ яңадан укырга ала. Дөнья татар конгрессы укуларына түләргә әзерлеге дә билгеле булды. Ләкин визалары белән проблем булу сәбәпле, алар барыбер депортацияләнергә мөмкин. Татарстан югары мәхкәмәсе Русиядә вакытлы сыену сораучы Шаһдияр эшен 13 декабрьдә караячак, ә Шәһризат эшен Авиатөзелеш район мәхкәмәсендә карау 21 ноябрьгә билгеләнгән.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG