Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер төркем казанлы "Рәхмәтулла" мәчете төзелешен мәхкәмәгә шикаять иткән


"Рәхмәтулла" мәчете проекты
"Рәхмәтулла" мәчете проекты

Алар төзелешне канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше тәртибенә кайтаруны таләп итә.

Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче бер төркем җирле халык Годовиков һәм Симонов урамнары чатында мәчет төзүне мәхкәмәгә шикаять иткән. "Реальное время" язуынча, шикаятьне бирүчеләр бу төзелешне канунсыз дип тануны, төзелешне туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше тәртибенә кайтаруны таләп итә.

Төркем белән шикаять итү тәртибе Русиядә 1 октябрьдән керде. Бу беренче шундый шикаять.

Казанда яшәүче Татьяна Емелина сүзләренчә, мәчет төзелешенә каршы чыгучылар ким дигәндә 500 кеше. Бу якында яшәүчеләр һәм балаларын 62нче мәктәпкә һәм 20нче балалар бакчасына йөртүче ата-аналар.

Мәчет төзелеше тирәсендә низаг быелның май аеннан бирле дәвам итә.

Элегрәк "Рәхмәтулла" мәчете проекты авторларының берсе Искәндәр Насыйров Азатлыкка төзелеш өчен бар таләпләрнең дә үтәлгәнен әйткән иде.

"Проект ясалганда төрле инстанцияләрне уза, Казанның баш архитектура идарәсе СанПиН нормативларын тикшерә. Парковкага урын бармы, тирә-якны яшелләндерү ничек булачак, күршедә торган йортларның инсталляциясен бозабызмы, юкмы – барысы да тикшерелә. Проект барлык кануни нормативларны исәпкә алынып эшләнде. Мәчет бинасы торак йортларны капламыйча төзелергә, инженер челтәренә якын булмаска тиеш дигән нормативлар бар. Янгынга каршы кагыйдәләр дә бар. Гауга купкач тагын бер тапкыр тикшерелде, барысы да тәртиптә. Мәчет бары тик намаз уку өчен генә төзелә, башка бернинди йолалар уздырырлык итеп төзелми ул. Мәет юу, җеназа мөрәсимнәре дә уздырылмаячак, аның өчен урын юк. Бу 150 кешене сыйдырырлык мәчет булачак. Балалар мәйданчыгы да булачак, ул һәркемгә ачык булачак", диде ул.

Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Казанның Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә бәйле каршылыкны халык үзе хәл итәргә тиеш дип әйткән иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни юл белән бирелгән диде.

Мәчет төзелеше дәвам итә.

XS
SM
MD
LG