Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховка тәгаен гаепләү документы тапшырылган


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

"Бердәм Русия" офисы тәрәзәсенә төтен шашкасы ату турында җинаять эшенә бәйле Азат Мифтаховка тәгаен гаепләү документы тапшырылган.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина "Настоящее время" каналына әйтүенчә, февральдә тикшерү изоляторына ябылган Мифтаховка хулиганлык гаепләве белдерелгән. Мифтахов 2018 елның 31 гыйнварында Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисына ут төртүдә катнашкан дип хулиганлыкта гаепләнә.

Сидоркина әйтүенчә, гаепләү белдерүеннән төтен шашкасы турындагы сүзләр алынган, документның калган өлешләре элеккечә кала. Азат тәрәзә ватуда гаепләнә ди Сидоркина.

Әлеге җинаять эшенә бәйле гаепләнүчеләрнең тагын берсе Елена Горбань торган җиреннән читкә китмәү турында документ имзалап иректә кала. Бу эш нигезендә гаепләнүче тагын ике кеше, шулай ук читкә китмәү турында документ имзалаган Станислав Речкалов и Алексей Кобаидзе Русиядән читкә киткән һәм аларның исемнәре эзләүчеләргә тапшырылган.

Дүртесе дә Русия җинаять кодексының 213нче матдәсенең 2-нче бүлеге нигезендә (Төркем белән алдан килешеп хулиганлык кылу) гаепләнә. Мифтахов бу җинаять эшендә катнашмаганолыгын белдереп, гаепләүне кире кага.

25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG