Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе Конституция көненә багышланган митингны Тинчурин бакчасында үткәрергә тәкъдим итә


2018 елда Татарстан Конституциясе көненә багышланган урам чарасы
2018 елда Татарстан Конституциясе көненә багышланган урам чарасы

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Конституциясе көненә багышланган урам чарасына шәһәр үзәгендәге мәйданны сораса да, Казан башкарма комитеты бу урыннарда спорт чаралары үтәчәген белдергән, митингны Тинчурин бакчасында үткәрергә тәкъдим иткән. Шундый ук хәл 2018 елда да булган.

Казан шәһәр хакимияте 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көненә багышланган митингны бары тик Тинчурин бакчасында уздырырга тәкъдим итә. Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) сораган дүрт урынга Казан мэриясе рөхсәт бирмәде. Казан шәһәр идарәсенең җавабы Азатлык редакциясендә бар.

БТИҮ Казан идарәсенә 6 ноябрь көнне Татарстан Конституциясе көненә багышланган митинг оештыру турында белдерүне 23 октябрь керткән. Чараны үткәрүгә дүрт урын тәкъдим ителгән: Театральная урамындагы Тукай һәйкәле яны, Бауман урамындагы сәгать яны, Камал театры каршындагы мәйдан һәм Пушкин урамындагы Ваһитов һәйкәле яны. Чарада 100гә кадәр кеше катнашачак, тәртипне активистлар тәэмин итәчәк диелә.

Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин имзалаган җавап хатында әлеге урыннарда "элегрәк планлаштырылган спорт-күнегү чаралары, акцияләр булу сәбәпле", митингны Тинчурин бакчасында уздырырга тәкъдим ителә. Чараны уздыру вакыты һәм урыны Казан башкарма комитеты белән килештерелмәсә, "әлеге чараны уздырырга хакыгыз юк", диелә җавапта.

2018 елда да Казан башкарма комитеты Конституция көненә багышланган митинг-концертны шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәде. Ул вакытта комитет үзәктә "профилактик медицина чаралары узачак" дип белдергән иде.

2019 елда Хәтер көне чарасы да элеккечә Казан үзәгендә түгел, Тинчурин бакчасында узды. Оештыручылар Хәтер көне митингы өчен Ирек мәйданын яки Камал театры мәйданын сораган иде. Казан мэриясе аларга Тинчурин һәм Крылья Советов паркларын гына тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG