Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым милләтләр эшләре комитеты рәисе итеп элек референдумны танымаган Альберт Кангиев куелды


Альберт Кангиев
Альберт Кангиев

2014 елда Карасубазар (Белогорски) шәһәренең мэры булган Кангиев һәм Бакчасарай район хакимиятен җитәкләгән Ильми Умеров Кырымда узган референдумны танымауларын белдергән иделәр.

Аннексияләнгән Кырымга Мәскәүдән куелган Кырым башлыгы Сергей Аксенов 5 ноябрьдә Милләтара мөнәсәбәтләр эшләре дәүләт комитеты рәисе итеп Альберт Кангиевны билгеләде.

2014 елда Карасубазар шәһәре мэры булган Кангиев һәм Бакчасарай район хакимиятен җитәкләгән Ильми Умеров Кырымны русия хәрбиләре басып алып уздырган янәсе референдумны танымауларын белдергән иде.

Вазифадан киткән соң Кангиев сәясәткә тыкшынмады, Акмәчеттәге "Интернешнл девелопмент" төзелеш ширкәтендә Энвер Эмираджиев (Аксёнов янындагы кырымтатар мәсьәләләре шурасының әгъзасы) җитәкчелегендә инженер булып эшләде. Бу ширкәт Акмәчеттәге Җәмигъ мәчетнең хуҗалык биналарын төзүче итеп билгеләнгән иде. Төзелешне рәсми булмаган күзәтүчеләрнең берсе Русия думасы депутаты Руслан Бальбек булуы мәгълүм.

Кырымда сентябрьдә узган Дәүләт шурасы сайлавына әзерлек барганда Бальбек Кангиевның Карасубазарда "Бердәм Русия" фиркасе сайлау штабын җитәкләячәген игълан иткән иде.

Инде ул вакытта мәҗлес рәисенең урынбасары Ильми Умеров моңа бәя биреп Кангиев "Бердәм Русия" штабыны җитәкли икән, ул йә акча өчен эшли, йә сайлаудан соң аңа яңа югары вазифа бирәчәкләренә ышандырганнар, аның беркайчан да идея өчен эшләмәгәнен һәркем белә дигән иде.

Штабны җитәкли дигән хәбәрдән соң шәһәрдә "Кангиев – сатлык" дигән язулар пәйда булды. Бу язуларны Бөтендөнья кырымтатар конгрессының рәис урынбасары Ленур Ислямов үзенең Facebook сәхифәсендә урнаштырды.

Альберт Кангиевның атасы Осман Кангиев совет чорында cаклану министрлыгына караган хәрби совхозларда җитәкче булып эшли, Кырымга кайтканнан соң Карасубазар районындагы шундый "Гурзуфский" совхозында җитәкче булып эшләгәндә улы Альбертны үзе янына алып баш инженер вазифасына кадәр үстерә. Соңрак Альберт Кангиев мәҗлес ярдәме белән Карасубазар район администрациясе рәисе вазифасына күтәрелә, Кырым Югары радасы депутаты, аннары шәһәр мэры була. 2014 елда вазифадан китеп күләгәдә кала.

Биш еллык тәнәфестән соң, Альберт Кангиев аннексияләнгән Кырымның Милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар булган ватандашлар эшләре дәүләт комитеты рәисе вазифасына билгеләнде. Аксенов имзалаган фәрманда "сөргенгә дучар ителгән ватандашлар" сүзләре онытылып калганмы, юкмы билгесез.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре дәүләт комитетының исемен үзгәртү турында фәрман чыгарган иде. Комитет исеменнән "сөргенгә дучар ителгәннәр" сүзләре алынды.

2014-2017 елларда комитетны Заур Смирнов җитәкләде, 2017 елдан башлап комитетның рәисе булган Ленур Абдураманов 28 октябрьдә килешү вакыты тәмамлану сәбәпле вазифадан алынды.

XS
SM
MD
LG