Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Кирилл: интернет йогынтысында яшьләрдә ватанпәрвәрлек юкка чыга


Патриарх Кирилл
Патриарх Кирилл

Русия патриархы Кирилл интернет үсмерләргә һәм яшьләргә "җимергеч йогынты ясый", ә җәмгыять, шул исәптән чиркәү дә "интернетның җимергеч көченә" каршы тора алмый дип саный.

Мәскәү дәүләт университетында узган Урыс сүз иҗаты җәмгыяте утырышында чыгыш ясап, патриарх Кирилл яшьләр урыс мәдәниятен һәм тарихын тиешенчә белми, аларда ватанпәрвәрлек юк дип зарланды. Кирилл сүзләренчә, "инде яшьләрнең берничә буынының ватанны яратуы күренми".

Урыс православ чиркәве башлыгы яшьләрнең "бөтен хыяллары башка илләр, башка мәдәниятләр белән бәйле, алар шунда яшәргә, тормышларын корырга омтыла", ди. Әлеге кәефләрне ул "интернетның җимергеч йогынтысы" белән бәйли һәм "без моңа каршы тора алмыйбыз" ди.

Кирилл фикеренчә, "интернетның җимергеч көченә" мәктәп каршы торырга тиеш. Ул мәктәп укучыларына "танылган ватандашлар, намуска тугры калу, Ватанга хезмәт итү, изгелек кылу, бәхетле һәм хыянәтсез гаилә тормышы алып бару үрнәкләре" белән таныштыручы махсус курс булдыруны тәкъдим итте. Болар социаль челтәрләрдәге һәм интернеттагы тискәре күренешләргә "лаеклы җавап" булыр иде ди ул.

  • 1 ноябрьдә Русиядә суверен интернет турында канун нормалары гамәлгә керде. Канун интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.
  • Русия президенты Владимир Путин 5 ноябрьдә Урыс теле шурасы утырышында Википедияне Зур Русия энциклопедиясе белән алыштырырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG