Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта ике татар китабы тәкъдим ителде: "Иҗат аша милли рух тәрбияләнә"


Кичәдә катнашучылар
Кичәдә катнашучылар

БДУның Стәрлетамак бүлегендә әлеге төбәктә яшәүче ике авторның китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Анда милли мәсьәләләр дә читтә калмады.

Башкорт дәүләт университеты (БДУ) Стәрлетамак бүлегенең татар-чуаш кафедрасында ике авторның китап туе узды. Әлеге төбәкнең Авыргазы районында яшәгән Вәрис Акбашевның “Учларымда учларың” һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең “Гөлләр кешеләргә охшаш” исемле китаплары тәкъдим ителде.

Авторларның икесе дә филологик белемгә ия түгел, техник белем алганнар. Ләкин гомер буе иҗат белән шөгыльләнәләр. Күп кенә китаплар нәшер иткәннәр. Вәрис Акбашев Себергә йөреп эшли. Бер ай туган ягы Авыргазы районының Толбазы авылында яши, бер ай Ямал-Ненец автоном бүлгесендә эшләп кайта. Туган ягына кайткач райондагы иҗат көчләрен берләштергән “Зәңгәр чишмә” исемле әдәби-иҗат түгәрәге ндә җитәкчелек итә. Ямал-Ненец автоном бүлгесендә эшләгәндә “Сафлык” дип аталган татар-башкорт милли клубын җитәкли.

Вәрис Акбашев (с) һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәт (у)
Вәрис Акбашев (с) һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәт (у)

Рәсим Шәфи-Рәхмәт Башкортстан язучылар берлегенең Стәрлетамак бүлегендәге җигелеп иҗат иткән авторларның берсе.

8 ноябрьдә узган әлеге кичәдә студентлар авторларның тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре турында чыгыш ясады, сәнгатьле итеп шигырьләрен укыды. Аннан сүз кафедра галимнәренә һәм шагыйрьләрнең үзләренә бирелде. Шагыйрьләр милли шигырьләрен укып ишеттерде, аларның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Кафедра галимнәре чыгышларында туган телне саклау, шигъри сүз кадере турында сөйләде. Студентларны китаптан аерылмаска чакырды.

Татар-чуаш кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Нәсимә Мөкимова мондый чараларның туган телне саклауда нәтиҗәләре зур дип исәпли.

Нәсимә Мөкимова
Нәсимә Мөкимова

"Мондый чараларның туган телне саклауда әһәмияте бик зур. Чөнки яшь буынның тел байлыгы, сөйләме бик зур эш таләп итә. Телне үстерү өчен ятлап, язып эшләү дә бик кирәк. Мондый юл белән без аларда туган як иҗатчыларының әсәрләренә мәхәббәт уятырга тырышабыз. Иҗат чаралары шигъри сүзгә игътибар итү, китапка мәхәббәт уятуга да булышлык итә. Русиядә милли телләргә мөнәсәбәт бик сәер. Камыр баскан саен кабара бит, без дә камыр кебек, безне кыскан, баскан саен ныграк кабарабыз, күбрәк чаралар үткәрәбез”, диде Мөкимова.

Әлеге кафедраның мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров та Азатлык белән әңгәмәдә Мөкимованың сүзләрен куәтләде.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

– Русия җитәкчеләре телләр һәм мәдәниятләр илнең төп байлыгы дияләр иде. Ләкин соңгы чорда мөнәсәбәтләр киресен күрсәтә. Чыннан да, мәдәниятләр, телләр төрлелеге зур байлык бит. Безнең татар әдәбиятыннан башка да дөнья әдәбияты тулы булмас иде. Ниндидер көчләрнең бертөрлелеккә алып барырга омтылышлары ул тырмага басып маңгайны җимерү кебек. Бер милләт ясарга тырышу дөрес адым түгел. Болындагы чәчәкләр төрле булуы белән матур. Безне чүп утаган кебек юкка чыгарырга тырышуларына каршы торырга кирәк. Тигәнәкне чабып ташласаң, ул кыска гына вакыт эчендә бераз үсә дә, кабат орлыгын бирә. Без дә утаган саен тагы да көчлерәк булып, тагын да котырыбрак үсәргә тиешбез.

– Сез татар-чуаш кафедрасы мөдире буларак, туган телне һәм мәдәниятне саклауда татар һәм чуаш халыкларының үзгә сыйфатларын ничек билгеләр идегез?

– Татар студентлары телне чуаш кардәшләргә караганда яхшырак белә. Бәлки бу безнең аларга караганда күбрәк булуыбызга, укырга кергәндә сайлап алу көчлерәк булуга бәйледер. Ләкин мәдәни яктан алар бездән күпкә алда бара. Алар үзләренең җырларына, бизәкләренә, киемнәренә бик ихтирамлы. Мин чуаш фольклорын өйрәнеп чуашлар яшәгән авыллар буйлап экспедициядә йөрдем. Аларның авылларында ата-бабаларыннан калган киемнәр саклана. Хәтта XIX гасырдан сакланган киемнәр дә бар. Алар милли киемнәрен бәйрәмнәргә дә, шәһәрдә узган башка чараларга да киеп баралар. Гореф-гадәт, йола, аеруча, туй йолаларын саклау көчлерәк кебек. Туйларда теләкләр әйтү, тезләнеп фатыйха бирү кебек йолалар сакланган.

– Бу ике халыкның үзара багланышлары, төркичелек турында нәрсә әйтер идегез?

– Чуашлар арасында татар телен үзебезнең тел дип әйтүчеләр бар. Олырак буында шулай. Урта буын азрак белә. Яшьләр исә туган чуаш телләрен дә чамалы гына белә. Безнең студентлар бер төркем булып укый. Төркем башлыгы татар икән, ярдәмчесе – чуаш, башлыгы чуаш икән, ярдәмчесе – татар. Татарлар чуашларның мәдәни чараларын карый, алар безнеке белән кызыксына. “Төрки халыклар әдәбияты һәм мәдәнияте” дигән фән бар. Анда без иң башта чуаш-татар мәдәниятен укыйбыз.
Безнең татарча бик яхшы белгән чуашларыбыз, чуашча белгән татар студентларыбыз бар. Киләчәктә өстәмә курслар да алып барырга уйлыйбыз. Мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Төркичелекне без үзебездән башларга тиеш.

Башкортстан һәм Кыргызстан югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлеккә ярашлы, Кыргызстаннан студентлар кабул ителә. Алар элек мәгълүмат һәм математика белгечлегенә килә иде. Соңгы елларда башкорт һәм инлиз телләрен өйрәнү төркемнәренә дә кабул ителделәр. Быел беренче тапкыр татар белгечлегенә Кыргызстаннан да бер студент кызны кабул иттек. Бу да мәдәниятләрне баетуга, төркичелекне үстерүгә булышлык итәр дип уйлыйбыз.

XS
SM
MD
LG