Accessibility links

Адвокат Дагир Хасавов ашыгыч рәвештә хастаханәгә китерелгән


Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

Мөселманнарны яклаучы адвокат Хасавовта кендек бүсере авыруы ачыкланган һәм аңа ашыгыч рәвештә хирургия операциясе таләп ителә.

Адвокат Дагир Хасавов вакытлыча изолятордан "Матросская тишина" хастаханәсенә күчерелгән дип хәбәр итә ТАСС. Бу хакта Хасавовның адвокаты Сергей Беляк белдергән.

Табиблар ашыгыч рәвештә хирургия операциясе уздыру яклы - тикшерү изоляторында хөкем көтеп утыручы адвокатның кендек бүсере авыруы барлыгы ачыкланган. Аңа кайда операция ясалачагы изолятор хастаханәсендә тулы тикшерү узгач хәл ителәчәк.

Тумышы белән Чечнядан булган, башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнүче танылган адвокат Дагир Хасавов 17 сентябрь Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды. Анда ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга килгән иде. Утырыш башлануга Хасавовны мәхкәмә залында ук тоткарлап, Тикшерү комитетына илткәннәр. Аның мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалу, ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итү фактлары тикшерелә. Адвокатлар хокук сакчыларының бу гамәлен басым ясау дип атый. Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Дагир Хасавовны ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Хасавовның адвокаты Сергей Беляк Азатлыкка җинаятьне исбатлау җиңел булмаячак дип белдерде.

XS
SM
MD
LG