Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү-Татарстан күпере" хыялларны гамәлгә ашырырга өндәде


Форумнан күренеш
Форумнан күренеш

Русия башкаласының "Корстон" кунакханәсендә узган “Мәскәү-Татарстан күпере” форумында күренекле татарлар, Татарстаннан чыккан мәшһүр кешеләр белән очрашу булды.

Быел бишенче тапкыр уздырылган форумның елдан ел үзгәрешсез калган үзенчәлеге – анда ел саен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Форумны оештырган Татарстан вәкаләтле вәкиллеге форумга кадәр дә социаль челтәрләрдә “Мәскәү-Татарстан күпере” спикерлары турында күп язды. Бихисап спикерлар арасында олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова, очучы Дамир Йосыпов, актер-режиссер Рамил Сабитов, атаклы теннисчы Шамил Тарпищев, Беренче каналда яңалыклар укучы Максим Шәрәфетдинов, Финляндия мөселманнары җәмгыяте имамы Рамил Беляев та бар иде.

Оештыручылар ел саен спикер итеп төрле өлкәдә уңыш казанган ватандашларны чакыра, алар сәхнәдән рухландыргыч чыгышлар ясый, чыгышлар ахырында залдан сораулар бирелә, форум Татарстан һәм Мәскәү артистларының концерты белән тәмамлана. Концерт алдыннан тәнәфескә фойега чыкканнарның яртысы кабат залга кереп тормый – фойеда спикерларны каравыллый, селфи ясарга, автограф алырга ашыга, үзара аралаша.

Чыгышларның уртак темасы билгеләп куелмаса да, форумны эчтәлек ягыннан үсәргә теләмәүдә гаепләүчеләр булса да, чыгыштан чыгышка күпернең уртак темасы да, тенденциясе дә күзгә ташланды.

Беренчедән, форумда ел саен спикерлар үзләренең биографиясен сөйли иде. Бу юлы да ул гадәттән читкә кителмәде – бик кыска сүзле Алинә Заһитовадан башка бөтенесе дә диярлек үзләренең нинди гаиләдә туып, нинди тәрбия алулары, ничек уңышка ирешүләре турында җентекләп сөйләде. Алинәнең исә чыгышы да, спикер кәнәфиендә утыру вакыты да кыска булды, тырышлыгы белән күптән танылган спортчы кыз чираттагы күнегүенә ашыкты. Шул сәбәпле, протоколны бозып, чыгышлар беткәнче үк аңа Татарстан президенты рәхмәт хатын тапшырды, зал "татар шаһбикәсен" алкышлап озатып калды.

Форумда Алинә Заһитова чыгыш ясый
Форумда Алинә Заһитова чыгыш ясый

Биографияләргә килгәндә, аларның уртак темасын журналист Максим Шәрәфетдинов яңгыратты дияргә була: “Балачак хыялларына хыянәт итмәскә кирәк”. Чынга ашканмы ул хыяллар, аларны чынга ашыру өчен кем ниләр эшләгән, әллә бөтенләй башка юлдан киткәнме – башка спикерларның чыгышлары Шәрәфетдинов чыгышына җавап кебек яңгырады.

Хыялымны чынга ашыру өчен берни дә эшләмәвемә үкенәчәгемне аңладым


Шундый чыгышларның иң көтеп алынганы, әлббәттә, каһарман очучы Дамир Йосыповныкы иде. Дамир әфәндене сәхнәгә чакыруга ук зал аны аягүрә басып каршы алды, озаклап алкышлады, очучы оялыбрак тизрәк кәнәфиләр ягына ашыкты. Аның чыгышы да тыйнак, шул ук вакытта рухландыргыч иде – сүзен бисмилладан башлап, ул үзенең балачактан ук очарга хыяллануын, ләкин сәламәтлеге аркасында очучылыкка уза алмавын, хокук белеме алып, хокук белгече булып эшләвен бәян итте. “Ләкин үземә 40, 50, 60 тулгач, хыялымны чынга ашыру өчен берни дә эшләмәвемә үкенәчәгемне аңладым” дип дәвам итте ул. Һәм тагын талпынып карый – бу юлы, ни гаҗәп, җиңел генә сынау уза, 2013 елда кызыл диплом белән Богрыслан очучылар мәктәбен тәмамлый, “Урал һава юллары”нда оча башлый.

Дамир Йосыпов җитәкләгән экипажның быел җәй Жуковски һава аланы янындагы кукуруз басуына ике моторы да сафтан чыккан очкычны утыртуын каһарманлык дип танылды. Иң популяр спикер булуына карамастан, Дамир әфәнде сәхнәдә үзен бик тыйнак һәм тыныч тотты. “Очкыч җилгә каршы күтәрелә, җилгә каршы төшеп утыра. Бернинди каршылыклардан курыкмыйча, бирешмичә, алга баруыгызны, максатларыгызга ирешүегезне телим” дип тәмамлады ул чыгышын, зал тагын алкышларга күмелде.

Очучы иң сабыры булса, сәхнәдә утыручыларның иң дулкынланганы, үзе үк әйтүенчә, актер Рамил Сабитов иде. Рамил Сабитовның киностудияләрдә йөзләгән роле бар, киноамплуасы – тискәре геройлар. Соңгы рольләренең берсе – “Алтын Урда” сериалында Бәркә хан роле.

Күмәк хуҗалык рәисе гаиләсендә тууын, балачактан актер булырга хыяллануын, әтисенең татар һәм чуаш авылларын берләштергән күмәк хуҗалыкны идарә итүен, аның 1962 елда коммунистлар фиркасеннән чыгарылуын, гаилә белән Сембергә күчеп, әтисенең урам себерүче булып эшкә керүен сөйләде ул.

Әти, "бәрән генә актерлыкка укырга керергә бу кадәр тырыша”, дип автомеханикка укырга керергә тәкъдим итте

“Инде өч ел рәттән актерлыкка үтә алмагач, әни “улым, актерлык кирәкми, безнең сине укытыр өчен түләргә бер бәрәнебез дә юк” диюенә әти “бәрән булмаса, безнең Рамил бар. Бәрән генә актерлыкка укырга керергә бу кадәр тырыша” дип автомеханикка укырга керергә тәкъдим итте. Ләкин мин машинада йөрергә яратсам да, аны төзәтергә яратмый идем”, дип искә алды Сабитов. “Татарстаннан Русиягә китүемә кырык ел, Муса пәйгамбәр кырык ел чүллек аша йөрткән кебек, мин үземне кырык ел буе тормышым буйлап йөртәм”, дип фәлсәфәгә дә бирелеп алды. “Кыскасы” дип озын-озак сөйли торгач, Куликов сугышында катнашу турында белешмә алып килүче татарлар турында мәзәк тә сөйләп алды.

Быелгы форумда хәрби темага игътибар зур булуы сизелми калмады. Татарстан президентының рәхмәт хатын алучылар арасында иҗатчылардан ике намзәт булса (җырчы Радик Яруллин һәм “Шүрәле” фолк-фьюжн төркеме), калганнары хәрбиләр иде. Генерал-майор Нариман Тимергазин чыгышыннан соң җырларга чыккан Айдар Галимовның да җыры урысча һава десант гаскәрләре гимны иде. Айдар Галимов кына түгел, Финляндиядән чакырылган имам Рамил хәзрәттән башкалар барысы да, хәтта алып баручылар да урысча чыгыш ясады.

Гадәттә бу форумның иң көтеп алынган өлеше – Татарстан президентына сораулар бирү. Былтыр сорауларны экранга чыгарып, систем аларны очраклы рәвештә сайласа, быел иске ысул кулланылды – зал уртасындагы микрофонга сорау бирергә теләүчеләрдән чират тезелде. Ләкин Миңнеханов беренче берничә сорауга җавап бирү белән генә чикләнде. Беренче елларда президент читтәге яшь белгечләрне Татарстанга кайтару турында күп сөйләсә, бу юлы Мәскәү мэры Сергей Собянинга татарча да, урысча да рәхмәт әйтү, балачакта Казанда тору турында хәтта хыялланмавын да искә төшерү белән чикләнде.

Контроль пакет бездә булырга тиеш


Президентның, үз чыгышын йомгаклап, “Безнең яклы кешеләр бар, безгә каршы кешеләр бар – тормышта конкуренция булсын, ләкин контроль пакет бездә булырга тиеш” диюен зал да хуплады – гөрләтеп кул чапты. Конкурентлык темасы республиканың төрле яклап хөрмәт яулавына да, тормышта үз юлыңны табуга да кагыла иде.

Тыңлаучылар арасында Мәскәү татар яшьләре генә түгел, башка өлкәләрдән килгән вәкилләр дә күренде. Сарытаудан килгән Мөхәммәт Мадъяров, мәсәлән, “Күпер”дә катнашу өчен махсус килүен әйтте. “Безгә мондый форматлар кызык” дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Комил Сираҗетдинов
Комил Сираҗетдинов

Башкортостан татары, эшкуар Комил Сираҗетдиновның да форумга килү сәбәбе – тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру. "Форумда Татарстанның Башкортостандагы вәкиллегенә килгән чакыру белән катнашам. Бу форум аралашу чарасы буларак та файдалы, менә эшлекле кичке ашка ашыгам, яшь эшкуарлар оештырган бизнес-клуб җыелышына чакырдылар. Мондагы танышулар, күрешүләр социаль челтәрләрдәге онлайн аралашудан аерыла, кара-каршы утырып сөйләшкәннән соң әңгәмәдәшеңә ышаныч арта. Бу сөйләшүләр бүген үк яңа партнерлар, контрактлар китерми, әлбәттә, без киләчәккә карап эшлибез", диде Сираҗетдинов.

Комил әфәнде әйтүенчә, ул үзенең “Хәзинә-тур” проекты белән генә чикләнми, ә гомумән Русиянең туризм потенциалын өйрәнергә, ачарга чакыра. “Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов туризм министрлыгы булдырырга чакырды. Мин бу мәсьәләдә һичшиксез аның яклы - туризм икътисадның бер өлеше булырга тиеш. Ул, нефть яки газ кебек үк, керем китерә алырлык шәп ресурс – безнең Башкортостанда гына да күпләр белмәгән искиткеч матур урыннар бар, аларны танытырга, халыкара дәрәҗәгә чыгарырга кирәк”. Балачак хыяллары турындагы сорауга җавап итеп, Комил “ул хыял әле чынга ашмаган, шуның өчен аны кычкырып әйтәсем килми, ләкин аны чынга ашыру өчен эшлим” дип елмайды.

Ильяс Хөсәинов
Ильяс Хөсәинов

Мәскәү егете Ильяс Хөсәинов исә форум турындагы тәэсирләрен “Мин бит тәнкыйтьли генә беләм” дип башлады: “Чыгышлар артык җәелде. Вакыт ягыннан да, эчтәлеге белән да. Спикерлар артык күп, аларның һәммәсе кызыклы, әлбәттә, ләкин һәммәсен тыңлап бетерүе кыен. Аларның төрле өлкәдән булуы да комачаулый."Истә калган спикерлардан Дамир Йосыповны, чыгышлардан - Максим Шәрәфетдиновның балачак турындагы тезисын атады. “Ә син балачакта блогер булырга хыялландыңмы?”, дигән сорауга укытучы булырга хыялланганлыгын әйтте. Әлегә Ильяс блогерлык белән шөгыльләнә, концертлар, мәдәни чаралар алып бара.

XS
SM
MD
LG