Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин үзмәшгульлек салымын бөтен Русиядә кертергә кушкан 


Бөтен Русиядә үзмәшгульләр киләсе елның икенче яртыеллыгында махсус салым түли башларга мөмкин. Мондый тәртип бу ел башыннан Татарстан һәм тагын өч төбәктә кертелгән иде.

Русия президенты Владимир Путин үзмәшгульләр өчен салым тәртибен бөтен илгән кертү тәкъдимен хуплаган.

2020 елдан "әлеге тәртипне этаплап Русиянең бөтен төбәклренә тарату вәкаләте бирү" идеясен президентның хөкүмәт әгъзалары белән очрашуында финанс министры Антон Силуанов җиткергән. Ул төбәкләр җитәкчелегенә салымны 2020 елның икенче яртыеллыгыннан кертергә тәкъдим итә.

Премьер-министр Дмитрий Медведев әлеге мәсьәлә турында бизнес вәкилләре белән дә фикер алышынды ди. "Алар да үзмәшгульләр өчен салым кертү нәтиҗәләре начар түгел дип саный һәм әлеге тәҗрибәне гомум кагыйдәгә әйләндерергә тәкъдим итә", ди ул. Путин моны хуплавын белдергән.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә үзмәшгульләрдән дә салым җыю кануны гамәлгә керде. Әлегә бу төр салым тәртибе Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Мәскәү һәм Калуга белән Мәскәү өлкәләрендә сынау рәвешендә кертелде.

Канунга ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән республикада үзмәшгульләрдән салым җыя башлаячаклар.

фикерләр

XS
SM
MD
LG