Ел башыннан ноябрь аена кадәр Татарстанда хәмердән агулануның 462 очрагы теркәлгән, бу былтыргы белән чагыштырганда 7,2 процентка артыграк. 10 ай эчендә 186 кеше хәмер белән агуланып үлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хәбәр итә.
Исерткеч эчемлекләрдән зыян күрүчеләрнең күпчелеген (91,2%) 18 яшьтән өлкәннәр тәшкил итә. 5,3 проценты - яшүсмерләр, ә 4,3 проценты - балалар. Агуланучыларныың 47,6 проценты эшсезләргә туры килә. Күп очракта кешеләр этанол белән агуланган (73,6%).
Сентябрь башында Дәүләт хәмер сәясәте үзәге Татарстанда 2019 елның гыйнвар-июнь айларында хәмердән агуланып үлүчеләр 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 тапкыр артуын белдергән иде.