Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердәге татар авылында таралган авыру чыганагы дип күл балыгы табылган


Ачир авылы

Ачир авылы янындагы күлнең балыгы кешенең кул-аякларын хәрәкәтсез калдыруга китергән авыру чыганагы дип табылган. 25 октябрьдән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Ике кеше әле хастаханәдә кала.

Төмән өлкәсендәге татарлар яшәүче Ачир авылында таралган гаффски авыруы чыганагы дип Имдрә (Андреевское) күлендәге балык табылган. Әлеге күл авыл янында урнашкан. Бу хакта өлкәнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты хәбәр итә.

25 октябрьдән авыруның яңа очраклары теркәлмәде диелә. Сигез кешедә гаффски авыруы расланган. Хастаханәдә әле ике кеше ята. Ачирда фельдшерлар эшли, алар көн саен кешеләрнең йортларына кереп тикшереп йөри дип белдерелә.

Моннан тыш, Төмән өлкәсендә балык сату контрольдә тотыла, канунсыз тотылган балык сату тыела.

  • Октябрь ахырында Азатлык татарлар яшәүче Ачир авылында сәер чир таралуы турында язды. Анда башта кыргый үрдәкләр һәм этләр үлгән булса, соңрак берничә кешенең аяк-куллары хәрәкәтләнми башлаган. Моны авыл янындагы күлдән тотылган балык ашаудан күрделәр. Күлдә балык тоту тыелды.
  • Ачир Тубыл районында Алмыка елгасы буенда урнашкан. Тубылга 120 километр ераклыкта. Җәен анда бары тик боралак белән генә очып була, кышын зимникта (җир туңган вакытта кешеләрне ташый торган җайланма – ред.) йөриләр. Авылның 90 процент кешесе эшсез. Алар нигездә балык сатып, аны азык-төлеккә алыштырып көн күрә иде. Хәзер андый мөмкинлек юк. Күптән түгел Ачир авылына һуманитар ярдәм сорап имза җыю башланды. Петиция авторлары авылда чир таралып, күлдә балык тоту тыелганнан соң халык ачлык чигенә җитеп килә ди.
  • Гаффски авыруы мускулларга һәм нерв системына зыян сала, паралич һәм баш мие җилсенүенә китерергә мөмкин.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG