Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда көрәш тренеры Исмет Салиев йортында тентү узды


Кырымдагы бер тентүдә катнашучы куәт хезмәктәре (архив фотосы)
Кырымдагы бер тентүдә катнашучы куәт хезмәктәре (архив фотосы)

Кырымтатар тренеры Исмет Салиев тентү уздырган вакытта өендә булмаган. Куәт хезмәткәрләре корал, наркотиклар эзләгән диелә.

14 ноябрь Судак янындагы Токълук (Богатовка) авылында яшәүче грек-рим көрәше тренеры, кырымтатар Исмет Салиев йортында тентү узды. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, тентү террорчылык нигезендә ачылган эшне тикшерү кысаларында узган.

Бу хакта Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Гаяна Юксель Facebook-та хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Салиев йортына барлыгы тугыз кеше: тикшерүчеләр, кораллы куәт хезмәткәрләре иртәнге сәгать алтыда килгән. Салиев үзе спорт җыенына киткән булган, өйдә булмаган, хатыны бик курыккан. Тентүчеләр корал, наркотиклар эзләгән. Тентү башланган вакытта ук Исмет Салиевның күршеләре аның өе янына җыелган.

Исмет Салиев - Кырымтатар халкы корылтаеның алтынчы чакырылыш делегаты, Кырымда танылган тренер, Судакта бертуган Салиевлар спорт үзәге җитәкчесе. Бу клубта дистәләрчә бала һәм үсмер күнегүләр уза. Клуб көрәшчеләре халыкара, Украинада узган ярышларда катнаша. Салиев шулай ук Украинаның көрәш җыелма такымына кергән спортчыларны әзерли.

Кайбер мәгълүматларга караганда, әти-әниләргә балаларын Украинада узучы ярышларга җибәрмәсеннәр өчен өндәүләр һәм басым булган. "Тентү принципиаль карашта торган профессиональ тренерны куркыту өчен эшләнә", дип саный Юксель.

27 октябрь Судакта җирле мәҗлес әгъзасы Ильвер Аметов өендә урнашкан этнографик музейда тентү узган иде. Аметовка 300 сум штраф салынды.

2014 елда Русия аннексияләгәннән соң Кырымда төрле сәбәпләр белән кырымтатарларны тоткарлау, хөкем итү, аларның югалу, үтерелү очраклары даими булып тора.

XS
SM
MD
LG