"Туган телемә йөз адым" проекты балаларны һәм яшьләрне китап аша туган телгә тарту, нәфис әдәбиятка мәхәббәт уяту, җирле язучыларның әсәрләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан оештырыла. Аны оештыру башлангычы белән республиканың Дәүләт җыелышы - Корылтай чыккан. Бу уңайдан Уфада түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада халыкка укырга тәкъдим ителгән 100 китап исемлеге дә таратылды. Исемлекне Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе әзерләгән. Укучыларга, студентларга, китапханәгә килүчеләргә башкорт авторларының 100 китабын укырга киңәш ителә. Алар арасында Мостай Кәрим, Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Равил Бикбаев һәм башка язучыларның башкорт телендә әсәрләре бар. Исемлеккә шулай ук урыс телендә бер китап кергән.
Ни өчен татар телендә китаплар булмавын сорагач, Башкортстан парламенты спикеры урынбасары Раил Әсәдуллин 14 декабрьдә узачак башкорт теле көнендә башка телләр өчен дә эшләр башкарылачагына ышандырды.
Татар язучыларының да 100 әсәре исемлеге эшләнә дип исемен атарга теләмәгән татар язучысы да белдерде. Аның сүзләренчә, ул исемлеккә классиклар, Татарстан язучыларыннан тыш, Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучылар да кертеләчәк.
Түгәрәк өстәл утырышында "Туган телемә йөз адым" чарасында матбугат, китапханәләр, мәктәпләр, югары уку йортлары, һәр гаилә катнашырга тиешлеге әйтелде.
Чарада Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев чыгыш ясап, китап укуга һәр гаиләне җәлеп итү кирәклеген, ләкин мәҗбүри булырга тиеш түгеллеген билгеләде.
Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә җитәкчесе Юлдаш Ураксин республикада мең ярым китапханә булуын әйтте. Тәкъдим ителгән 100 китап китапханәләрдә бар диде һәм дигитал форматка барысының да күчерелмәвенә борчылу белдерде.
Түгәрәк өстәлдә фикер алышучылар арасында Башкортстан Язучылар берлегендә китап пропагандалау бүлеге оештыру, китап укыган кешеләргә бушлай китап бирү мөмкинчелеге тудыру кебек тәкъдимнәр дә яңгырады.