Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы Север.Реалиины "ят агентлар" исемлегенә кертте


Әлеге реестрга кертүне Русиядә сентябрьдә узган сайлауларга тыкшынуны тикшерү өчен Русия Думасында төзелгән комиссия сораган иде. Север.Реалии - Радио Свобода проекты.

Русия юстиция министрлыгы 15 ноябрьдә Радио Свободаның Север.Реалии проектын "ят агент функцияләрен башкаручы чит ил мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Әлеге реестрга кертүне Русиядә сентябрьдә узган сайлауларга тыкшынуны тикшерү өчен Русия Думасында төзелгән комиссия сорады.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.

Былтыр 5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасында "ят агент" медиалары турындагы канун баштан ук үз алдына сәяси максатлар куя дип саныйлар, RFE/RL кайсы да булса хөкүмәтнең агенты дигән сүзләрне ялган дип бәялиләр.

Север.Релии сайты 2019 елның 6 сентябрендә Радио Свобода тарафыннан Русиянеэ төньяк-көнчыгыш төбәкләрендәге тормыш турында объектив мәгълүмат бирү максатыннан ачты.

Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) - АКШ Конгрессыннан Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) аша алынган грантлар ярдәмендә финансланучы бәйсез, керем алуга корылмаган медиаширкәт. RFE/RL матбугат иреге чикләнгән яки иҗтимагый тормыш нормасына әйләнмәгән илләрдә демократик кыйммәтләрне һәм институтларны үстерүне алга сөрүче тапшырулар хезмәте булып тора.

XS
SM
MD
LG