Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә чиркәү янганнан соң җинаять эше ачылган


Яшел Үзәндәге гыйбадәтханәдә янгын
Яшел Үзәндәге гыйбадәтханәдә янгын

Яшел Үзәндә Казан Изге ана иконасы православ гыйбадәт йортында янгын 13 ноябрьдә чыккан иде. Видеокүзәтү камералары янгынга кадәр чиркәүдән хатын-кыз чыгып баруын күрсәткән.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә чиркәү янганнан соң җинаять эше ачылган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Мәскәү патриархатының Казан епархиясенә китерелгән зыян күләме ачыклана диелә.

Яшел Үзән шәһәренең Казан Изге ана иконасы православ гыйбадәт йортында янгын 13 ноябрьдә чыкты. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларынча, чиркәү тирәсендә куелган камералар 13 ноябрь кичен гыйбадәт йорты җирлегенә бер хатын-кыз кергәнен һәм 20 минуттан ашыга-ашыга китеп барганын күрсәтә. Күпмедер вакыттан соң гыйбадәт йортында янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр тыштан чиркәүнең көньяк ягы януын, ә бинаның бикле булуын ачыклаган. Тиздән ут сүндерелгән һәм беркем зыян күрмәгән.

2013 елның көзендә Татарстанда берничә чиркәүдә янгын чыкты. Шул ук елның декабрендә республиканың эчке эшләр министрлыгы чиркәү яндыруда шикләнелүче биш кеше тоткарлавын әйтте.

XS
SM
MD
LG