Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар кызлары экология видеоблогы ачмакчы


Диана Җәмдиханова (с) һәм София Барбашова (у)

Мәскәүдә яшәүче яшь экология активистлары, киләчәктә экология темасына үз видеоблогларын булдырырга җыенучы Диана Җәмдиханова һәм София Барбашова белән аларны борчыган проблемнар турында сөйләштек.

17 ноябрь Мәскәүдә өченче тапкыр "Балафест" чарасы узды. Бу —​ Мәскәүдә яшәүче татар ата-аналары ел саен бергә җыелып оештыра торган балалар һәм яшүсмерләр фестивале. Биредә уен, җыр-бию, фотосессия кебек күңел ачу чараларында катнашканнан соң төрле һөнәрләргә дә өйрәнеп китәргә була. Быелгы остаханәләрдә иң кечкенәләр татарча бизәкләр төшерергә, агач бизәнгечләрне буярга өйрәнде, зурраклар өчен калфак тегү, татар теле дәресләре оештырылды. Балаларны иң кызыксындырганы —​ милли көрәш һәм видеоблогинг остаханәләре иде.

Инстаблогер Ильяс Хөсәеновны тыңларга 10-14 яшьлек яшүсмерләр җыелган иде. Үзләренең блогинг темасын яхшы белүләре белән гаҗәпләндерде алар. Күпчелеге блогер буларак акча эшләргә җыена булып чыкты. Нинди тема белән кызыксынуларын да сөйләделәр: кемгәдер табигать темасы, кемгәдер компьютер уеннары кызык, кайбер кызлар декор, флористика белән кызыксына, лайфхаклар өйрәтүче каналлар карыйлар.

Янәшә утырган ике кыз — Диана һәм София — экология белән кызыксына булып чыкты. Шул хакта блог та булдырырга җыеналар.

Диана — Мәскәүдә өч ел рәттән "Балафест" фестивален оештыручы Ләйсән Җәмдиханованың кызы, әнисенә оештыру эшләрендә булыша, Софиянең әнисе — милли орнаментлы свитерлар җитештерүче "Идел-маркет"ның авторы Альбина Әхмәтгалиева. София әлеге брендның яшь моделе. Дианага 11 яшь, ул бишенче сыйныфта укый, София — дүртенче сыйныфта, аңа 10 яшь.​ Азатлык яшь экология активистлары белән әңгәмә корды.

Мәскәүдә яшәүче татар балалары экологиягә багышланган видеоблог ачмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

— Йә, кызлар, бүген "Балафест"та ниләр эшләдегез?

София: Остаханәләргә бардык...

Диана: Биедек...

София: Түбәтәйләр буядык...

Диана: Видеоблогинг остаханәсендә катнаштык.

— Димәк, сезгә видеоблогинг темасы ошыймы?

Бертавыштан: Әйе.

— Каналыгыз бармы?

Бертавыштан: Юк. Инстаграмда аккаунтларыбыз бар.

— Ә Тик-Ток яки Ютубта үз каналыгызны ясарга теләгегез бармы?

Бертавыштан: Ютубта.

— Нинди темага?

Бертавыштан: Экология темасына.

Диана: Сез дә экологмы?

— Юк. Мин сездән интервью алырга телим. Нигә сезгә нәкъ менә экология кызык?

Диана: Экология темасын өйрәнүне барыбер үстерергә кирәк булачак. Чөнки кешелек (хәзерге темплар белән) шуңа ирешәчәк ки...

София: ...безгә Айга очып китәргә туры киләчәк. Чөнки биредә инде яшәү мөмкин булмаячак, бөтен дөньяны чүп басачак.

Диана: Кешелек үләчәк.

София: Пластик шешәләр аркасында.

— Сезгә мәктәптә экология фәне керәме?

Диана: Әйе, бездә укыталар.

София: ​Бездә андый фән юк әле.

— Алайса, каян килде мондый фикерләр? Айга китәргә туры киләчәк дигән?

София: Кешеләр бу чүплектә яши алмаячак.

Диана: Инде меңләгән еллар меңләгән урманнар юкка чыга.

— Сез Грета Тунберг исемле мәктәп укучысы турында беләсезме?

Диана: Кайдадыр ишеткәнем бар. Төгәл хәтерләмим.

— Ул — экология активисты.

Диана: Әйе, шуны ишеттем.

— Ә аның төп фикерләре нинди, сезгә мәгълүмме?

София: Табигатьне саклау.

— Ә экологияне яклау өчен үзегез ниләр эшлисез, яки нинди фикерләрегез бар?

Диана: Мин Экоофис сайтында теркәлдем. Без анда башка кулланучылар белән аралашабыз, төрле экоквестлар уйлап чыгарабыз.

София: Чүпне ничек киметеп була — шуны уйлашабыз.

— Сез күптән дусмы?

Диана: Юк, без бүген генә таныштык. Ләкин күптән таныш кебек, ул минем рәсем түгәрәгендәге София исемле дус кызыма охшаган. Холкы белән дә.

— Яхшы, блог булдырдыгыз ди. Темасы — экология. Блогларыгызның беренче чыгарылышы нинди темага булачак?

София: Чүпне аерым җыю турында, әлбәттә.

Диана: Мин башта кешеләргә уйламыйча куллануның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңлатыр идем. Әгәр бүгенге кебек дәвам итсәк, кешелек күз ачып йомганчы чүпкә батачак.

София: Бер пластик шешә таркалсын өчен 10 мең ел кирәк. Күз алдыңа китер — алар бит миллионлап!

Диана: Экологиядә иң алдынгы ил — Швеция. Анда чүпне эшкәртеп, электрга энергиясе җитештерәләр. Хәзер анда эшкәртергә чүп тә калмаган, Норвегия аларга чүп белән "ярдәм итә", ел саен Норвегиядән Швециягә 700 мең тонналап чүп китерелә.

— Ә кешеләрне табигатькә җаваплы карарга ничек өйрәтергә?

Диана: Көндәлек гадәтләр булдырып.

— Мәсәлән?

Диана: Кулга резин беләзек киясең дә, берәр хата ясасаң, шул резин керешне тартып чирттерәсең, начар гадәтләрне шулай бетереп була.

— Син гаиләдә бөтенесен шулай тәрбияләргә җыенасыңмы?

Диана: Юк, үз-үземне шулай тәрбиялим.

— Ә зурлар нишләргә тиеш? Алар бит инде үзләренчә яшәргә өйрәнгән.

София: Өр-яңадан өйрәтергә. Мәсәлән, чүпне аерым җыярга, аның өчен кара һәм зәңгәр тартмалар куела.

— Бөтен җирдә дә куелмый бит…

Диана: Безнең районда аерым әрҗәләр куелган. Көньяк Бутово районында.

София: ​Бөтен чүпне бер савытка җыюдан баш тартырга вакыт.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG