Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чүп реформасы — халыкны чираттагы талаумы?


Русиядә "чүп реформасы" ясап, чүпне җыю һәм урнаштыру эшен региональ операторларга йөкләделәр. Гыйнвардан бу програмга 70 төбәк кертелде, ел азагына кадәр башкалар да кушылып бетәргә тиеш.

Хәзер һәр русияле уртача алганда чүп өчен елына 1125 сум түләргә тиеш булачак. Бәяләр регионына карап үзгәрә. Иң кыйммәт тарифлар Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә билгеләнгән. Анда һәркемгә елына уртача 3062 сум түләргә туры килә. Тик аларда, башка өлкәләрдән аермалы буларак, пенсионерларга 30-100% күләмендә ташламалар да булдырылган. Ташлама күләме пенсионерның яшенә карап куела. Чүп чыгарган өчен иң арзан хаклар Амур өлкәсендә – алар кеше саен елына 45,12 сум түләячәк. Гомумән, илкүләм алганда бу чүп өчен региональ операторларга елына 180 миллиард сум акча җыелачак.

Татарстанда ничек?

Быел Татарстанда чүп чыгару белән шөгыльләнүче оешмаларга конкурс узган иде һәм бар районнарга ике оператор билгеләнде. Мәсәлән, Казан шәһәренә һәм аның тирәсендәге 21 районга УК ПЖКХ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт күрсәтсә, Татарстанның көнчыгышындагы 22 районга һәм Чаллы шәһәренә "Гринта" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт күрсәтәчәк.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гыйнвар башында безнең республикада чүп чыгару өчен яңа тарифларны игълан итте. Хәзер күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ай саен кеше башына 71,95 сум түләсә, шәхси йортларда яшәүче һәркем 78,05 сум түләргә тиеш булачак. "Чүп реформасы" кысаларында Татарстан республикасында чүп бушату өчен 41 станция, тимер юл терминалы, чүпне аралау өчен 11 станция һәм биш чүп полигоны булдырылачак. Әлегә исә бөтен булган 49 чүп полигонының 13е шыплап тулган икән.

Авыл халкы аңлатуга мохтаҗ

Моңа кадәр чүп өчен бер тиен дә түләмәгән яки ике тапкыр арзанрак түләп яшәгән авыл халкы өчен әллә ни зур үзгәрешләр булмаячак, бары тик акчаны гына артык түләячәкләр. Ул чүпне элек ничек җыйган булсалар, шул рәвешле үк җыячаклар. Бу хакта безгә Балтач районының Норма авылы җирлеге башлыгы Алмаз Рамазанов аңлатты.

— Бу "капчык системы" иң беренче безнең авылдан кереп, аннары гына бөтен республикага таралды бит инде. Безнең авыл җирлегенә алты авыл керә, территориясендә 3700ләп кеше яши. Чүп җыючы машина, чиратлап, һәр көнне бер-ике авылны йөреп чыга иде. Электән үк аны "Благоустройство" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җыйды һәм хәзер дә шулар ук җыя. Алар региональ оператор белән килешү төзи, чөнки ул оператор Казаннан кайтып турыдан-туры үзе җыя алмый. Бәясе генә үзгәрде, элек 40 сум чамасы түләсәк, хәзер 78 сум. Безнең халыкка квитанцияләр килде инде. Башта гөжләп алдылар, безгә дә зарланып шалтыраткаладылар. Аңлаттык", диде Алмаз Рамазанов.

— Пропискада авылда булып та башка җирдә яшәүчеләр ничек түләячәк?

— Элек андый кешеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләгән җиреннән белешмә алып кайтып бирә иде. Хәзер прописка буенча түлисе булачак икән, Бердәм түләүләр үзәге андый белешмәләрне кабул итмәячәк икән дип сөйлиләр. Минем кызым Казанда укый һәм без сентябрь башында ул укыган мәктәптән белешмә алып кайткан идек. Интернатта яшәп укыгач, аның чүбе бездә булмый бит инде. Килгән квитанцияләрдә дә аңа түләү юк иде әлегә, киләчәктә ничек булыр белмим, диде Алмаз Рамазанов.

Яңа квитанцияләр әле килмәгән

Кайбыч районы Кошман авылы җирлеге сәркатибе Гөлнара Нәфыйкова элек аена кеше башыннан 50 сумнан түләүләрен әйтә, ә хәзер ул ике айга 900 сумнан артык акчаны чүп өчен генә түләп чыккан.

— Әле квитанцияләрнең моңарчы килгәне юк иде, узган атнаның шимбәсендә гыйнвар-февраль өчен килде. Мин бүген почтага кертеп түләдем. Өйдә алты кеше пропискада булса да бишәү яшибез. Барыбызга бергә 951 сум 50 тиен түләп чыктым. Шушы сумманың 936,50 сумы – чүп өчен, тагын 15 сумы – аны түләгәнлеккә комиссия. Чүпне аена ике тапкыр гына килеп җыялар: 11нче һәм 25нче числода. Авыл кешеләре инде гыйнвардан бирле квитанцияләрне килеп-килеп сорыйлар, чөнки чүп өчен түләүнең артып киләсен бөтен кеше белә иде. Алай каршы сүз әйткән кеше юк әлегә, ди ул.

Республиканың күп авылларында әлегә кадәр яңа тарифлы чүп квитанцияләрен күргәннәре юк икән. Мәсәлән, Мамадыш районы Олыяз авылы җирлеге башлыгы Илдус Хәев шулай дип белдерә.

— Әле безнең квитанцияләр алган юк. Элек бездә "Чистый город" ширкәте чүп җыя иде, пропискадагы кеше санынча кешегә 48 сумнан түләдек. Безнең авыл җирлегенә алты авыл керә, халык саны күп. Гыйнвар аенда региональ оператор чүп җыймады – маршрутны гына карап чыкты, шуңа ул ай өчен квитанция килмәячәк дигәннәр иде, ди Илдус Хәев.

— Карлы яки пычрак авылларга машина керә алмаганда алар ничек түләячәк?

— Машина керә алмый торган авыллар белән "квитанциясе килде, чүбен җыючы юк", дип бер тавыш булып алган иде безнең элек, ул авылларны нишләтербез, әле белмим. Студентларга да белешмә алып кайттырасы булыр инде, алар монда яшәмәгәнен бөтен кеше белә бит, ди Илдус әфәнде.

Машина керә алмаган авыллар бар

Мөслим районы Мәллә Тамак авылы җирлеге башлыгы Людмила Игошева әлегә кадәр чүп өчен квитанцияләр алмауны әйтте.

— Почта аша киләчәк дигәннәр иде, әлегәчә күргән юк. Халыкны бу яңалыкка әзерләргә тырыштык инде. Еллык хисап җыелышында да сөйләнде, аерым кәгазьләргә язып та аңлатып тараттык. Урамга игъланнар да элдек. Пропискада монда булып та авылда яшәмәгән кешеләр бар бит, халык бигрәк тә шулар өчен түләргә теләми. Алар тегендә түли бит инде, диләр. Без аны нишләтә алабыз? Без кушканны гына эшлибез. Югарыдан шулай кушалар бит. Яңа туган сабыйдан алып, урында яткан карт-карчыкларга кадәр түлисе. Халык белән аерым-аерым килешү төзисе юк, район белән генә килешү төзелә.

Хәзер безгә квитанция өч айга җыелып киләчәк, зур сумма булачак бит инде бу. Кыш көне ике атнага бер, җәй көне атна саен килеп чүп җыялар. Елына чүп өчен 360 сум түли идек. Пропискага кергән, балигъ булган кеше саныннан җыела иде бу. Нигә балигъ булган кешегә генә дигәндә, без аны үзара салым исәбенә кертеп җыя идек тә, азактан шуннан чигереп кенә куя идек. Чүп җыя башлаганда гына квитанция белән җыйдылар, аннары менә шулай үзара салымга керттек. Әйе, кыйммәтрәк инде. Йорттан 100 сум дисәң, аңлар идең әле, монда бит хәзер ай саен чүпкә генә дә 400-500 сум түлисе булып чыга. Тик бу федераль һәм региональ дәрәҗәдәге програм булгач, монда без берни эшли алмыйбыз шул, ди Людмила ханым.

Чүбең булмаса да түлисе

Әлбәттә, халыкның күпчелеге бу үзгәрешләрдән канәгать түгел. Беренчедән, авыл кешеләре тарифларның шәһәрдә ни өчен арзанрак булуын аңлый алмый. Авыл җирендә чүп шәһәрдәгедән күпкә азрак чыгарыла бит.

Азнакай районының Уразай авылыннан Дилә Закированың төп канәгатьсезлеге шуннан гыйбарәт:

— Безнең бер дә чүп түккән юк, һәр әйбернең үз урыны бар. Ашаудан калганнары, бәрәңге калдыклары – малга, кәгазе-фәләне мичкә ягыла. 78 сумны җиде кешегә тапкырлап карагыз, аны бит яңа туган балага да түлисе, бик күп чыга. Чүпкә түләмәсен дип балаларны пропискадан төшерә алмыйбыз бит инде, авылда тормасалар да. Читтә укый балалар, укыган җирләрендә дә тулай торакта чүп өчен түлибез югыйсә. Болар хәзер авыл халкын бөтенләй тереләй күмәргә әзерләнәләр, чүпкә түләү хакы бермә-бер арткан, ди ул.

Әтнәнең Казан урамында яшәүче Флюра Галимҗанова бәяләрнең бермә-бер артуы турында әйтә һәм контейнерлар куюларын тели:

— Без элек ай саен бер кешегә 35 сумнан түли идек, машина атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көнне җыеп китә иде. Хәзер һәр кешегә 78 сум түлисе. Менә соңгы ике ай өчен дүрт кешегә квитанция алдык. Югыйсә, без ике кеше генә яшибез инде – бабай да мин. Улыбыз һәм иремнең сеңлесе бездә пропискада булса да читтә торалар, алар өчен дә түләргә туры килә. Безнең монда бөтенләй түләмәүчеләр дә бар икән. “Минем чүбем юк, нәрсә өчен түләргә тиеш әле”, диләр икән дә түләмиләр. Әлегә Әтнәнең авылларында андый түләү бөтенләй юк дип ишеттем, без 35 сум түләгәндә дә алар берни түләмәде. Тиздән аларга да керәчәк, диләр. Күп инде бу, артык кыйбат. Без бит калдык ризыкны малларга бирәбез, чәй чүпләре, суган кабыклары кебек калдыкларны тирескә черетергә күмеп калдырабыз. Тиресне өйгәндә үк шундый биологик калдыклар өчен уртасында махсус чокыр калдырып барабыз. Күп әйбер мичкә китә. Букадәр акча җыйгач контейнерлар куйсалар яхшырак булыр иде. Кешеләр капчыкларга тутырып, чүбен юл буена чыгарып куя, ә кемнәрдер шул чүп өстенә машинаның тәрәзәсеннән генә полиэтилен капчыктагы чүпләрен тотып ата да, ул юл буена чәчелә. Аны КамАЗда чүп җыючылар җыеп йөрми инде. Юл буйлары чүпкә бата, дип борчылды Флюра Галимҗанова.

Флюра ханым әйткәнчә, моңарчы чүп өчен бөтенләй түләми яшәүче авыллар чынлап та бар. Мәсәлән, Чүпрәле районы Кече Чынлыдан Лилия Йосыпова да моңарчы андый түләүләрнең бөтенләй булмавы турында әйтә:

— Без моңарчы чүп өчен түләмәдек. Авылда чүп күп җыелмый, консерв калайлары, ватык пыяла кебек әйберләр булса гына кала. Аларны җыеп барып, авыл читендәге чүп базына һәркем үзлегеннән илтеп ташлый иде. Машина, йә булмаса ат белән түгәргә була бит. Хәзер яңа елдан контейнерлар куелачак икән дигән сүзләр йөри, ләкин әлегә кадәр квитанцияләр алган юк, нәрсә буласын белмибез. Су өчен счетчиклар куелачак икән дигән сүзләр дә бар. Әлегә кадәр бездә андый акча җыюлар булмады, рәхәт иде. Бер кешегә 78 сумлык түләү китерсәләр, канәгатьсезләр күп булыр дип уйлыйм, ди Лилия Йосыпова.

Мамадыштагы юллары булмаган авыллар турында Олыяз авылы җирлеге башлыгы әйткән иде инде. Андый авыллар Татарстан буйлап бик күп җыела. Яз-көз кереп булмый, кыш көне кар күмеп китә. Алар нишләргә тиеш? Аларга квитанцияләр җибәрүне, акча җыюны хәл итсәләр дә, чүп җыю системы җайга салынмаган.

Теләчедән Айгөл Насыйбуллина да шуңа канәгатьсезлеген яшерми:

— Әнием Теләче районының Караширмә авылында яши, акчасын минуты-сәгате белән түли, ә чүбен икешәр ай алмаган вакытлар да була. Нинди әкәмәттер инде бу? Чүп машинасының, анда кереп булмый, дип киткән вакытлары да күп, чөнки юлны вакытында ачмыйлар. Әнием янына баргач та машина белән урамга кереп булмый. Адәм көлкесе, ди ул.

Пропискамы, кеше санымы?

Чүпкә түләүләр буенча уйланып бетмәгән зур каршылык: кайберәүләрнең ике урында түләргә мәҗбүр булуында. Студентлар турында гына сүз бармый, гомумән, бер урында пропискада булып, икенче урында фатир арендалап яшәргә мәҗбүр булучылар хакында. Чүп өчен түләү ике урынга килә: пропискада булган адресына да, фатирны арендалап яшәгән урынына да.

Теләчедән Динар Әхмәтов Магистральная урамында урнашкан фатирын арендага бирүен әйтә һәм анда яшәүчеләрдән дә чүп өчен акча алуларына аптырый.

— Арендага бирелә торган ул фатирда пропискада бер генә кеше булса да, чүп өчен өч кешелек түләү җибәрәләр. Квартирантлар ике җирдә дә түләү түләргә тиеш түгелдер бит инде? Бердәм түләү үзәге хезмәткәрләре шулай дип уйлый ахры, аларга ничә тапкыр шалтыратып әйтүемә карамастан, өч кешелек итеп язалар да китерәләр. Пропискада бер генә кеше булса да! Үз кесәләренә кермидер бит ул акчалар, кешедән икеләтә-өчләтә акча җыеп хөкүмәт өчен шулай күт ерталармы? Квартирантлар үз пропискасы буенча да түли, арендалаган фатирда да тулаем түли булып чыга, кешене дуракка саныйлар, дип ачулана ул.

Бу сораулар буенча без Теләче районының инфраструктура бүлеге җитәкчесе Фоат Вәлиев белән элемтәгә чыккан идек тә, ул сөйләшеп торырга теләмәде һәм “мондый сораулар белән язмача гына мөрәҗәгать итә аласыз, язып җибәрегез”, дип җавап бирде.

Аның каравы Мөслим районының инфраструктура бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев бик яхшы аңлатма бирде:

— Бер үк кеше чүпкә ике урында түләми, моны булдырмас өчен башка җирдә түләвегез хакында белешмәне бердәм түләү үзәгенә алып килергә кирәк, дип җавап бирде.

— Әгәр кеше чүп полигоны янәшәсендә яшәсә, калдыкларын шунда үзе илтеп түксә, түләми калырга да мөмкинме?

— Безнең район кешесе моны берничек тә булдыра алмый, чөнки бездәге чүп Азнакай районындагы полигонга озатыла. Элек бит авыллар үз тирәсендәге легаль булмаган чүплек чокырларына чыгарып түгә иде, хәзер бөтен ил буйлап шундый чүплекләрне бетерү бара. Чүп җыю буенча региональ операторлар да шуның өчен кертелде. Әгәр ул үзе Айнакайга илтеп түгә дип әйтсәгез дә, полигон янәшәсендә яшәүче кеше булса да, ул барыбер чүп өчен түләми кала алмый, чөнки бу тарифка аны капка төбеннән җыеп китү хезмәте генә түгел, ә чүпне эшкәртү, утилизация ясау, ил буйлап чүплекләр булдыру, аларны карап тоту, техникалар сатып алу акчасы да кертелгән, дип аңлатты.

Чүп күп булуга кем гаепле?

Халыктан улкадәр акча җыймыйча да чүп белән көрәшү юлларын табарга мөмкин дип санаучылар да бар.

Мәсәлән, Азнакайдан Ленар Сафин чүпкә тарифларны штрафлар хисабына киметергә кирәк дигән фикер әйтә:

— Чүпне юлга, урманга ташлаучыларны тотып, шуларга 30-50 мең сум штраф салсыннар иде. Халык контроле дигән портал моны үз күзәтүенә алып, чүп ташлаучыны фотосурәткә төшереп җибәргән кешегә шул штрафның 25%ын түли башласа, бөтен кеше бер-берсен фотога төшереп җибәрәчәк. Менә шунда тәртип булачак, ди ул.

Актаныштан Рәилә Фәрвәзетдинова чүпнең күплегенә җитәкчеләр үзләре үк гаепле дип саный:

— Чүп булуга кем гаепле соң? Һаманда шул югарыда утыручылар гаепле бит. Пакетларны кәгазьдән ясасыннар, мәсәлән. Пластмасс шешәдәге соклар кемгә кирәк? Нигә әле пыяладан ясалган шешәләрне элеккеге кебек җыймаска ди? Элек бар кеше дә эшләп ашаган, ә хәзер нәрсә? Хәзер бөтен кешегә дә, бигрәк тә югарыда утыручыларга бары тик акча кирәк. Күпме сөйләсәләр дә безнең илдә канун да, тәртип тә юк. Барысын да кырып-себереп шул чүплеккә илтеп түгәсе, дип яза ул ВКонтактедагы "Подслушано в Актаныше" төркемендә чүп турында оештырылган сораштыруда.

Сүз уңаеннан, Русия думасында яңа канун кабул итеп, чүпне аерып җыйган кешеләр өчен ташламалы түләү системы булдырырга телиләр. Думаның Экология һәм әйләнә тирәне саклау комитеты җитәкчесе Владимир Бурматов шундый тәкъдим белән чыккан иде. Әлегә аның конкрет програмы юк һәм ул булырмы-юкмы – билгесез.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG