Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан авылларында чүп гаугасы куба


Шыгырдан авылы
Шыгырдан авылы

Чуашстанда каты калдыклар чүбе өчен һәр гаилә әгъзасыннан ай саен якынча 75 сум түләтү турында кәгазьләр килә башлады. Халык моңа канәгатьсезлек белдерә. Норматив документларга караганда кеше башына ел саен 2,02 кубометр чүп каралган. Бу кеше башына көн саен биш чиләк чүп дигән сүз.

Чуашстанда һәр авыл йортына почта бүлекләре инде ике ай дәвамында хисап кәгазе ташый. Әлеге кәгазьләрдә язылганча, йорттан чыккан һәм әлегә җыелмаган көнкүрештән калган каты калдыклар чүбе өчен авылда яшәүче һәр кеше ай саен 74 сум 44 тиен акча күчерергә тиеш. Кәгазьләр килә тора, ә халык түләми.

Чуашстандагы иң зур авыллардан саналган Шыгырданда күптән түгел коммуналь калдыклар өчен түләү мәсьәләсен кабыргасы белән куеп җыелыш та узды. Татар авылларыннан булган Тукай, Урмай авылларында җыелышлар булмаса да, халык шулай ук акча түләргә җыенмый. Әмма бу авыл җыелышларында гына хәл итәрлек мәсьәлә булып чыкмады. Аның тамыры Мәскәүдә икән.

Гаделҗан Шәрәфетдинов
Гаделҗан Шәрәфетдинов

Шыгырдан авылы җирлеге депутаты Гаделҗан Шәрәфетдинов аңлатуынча, 2016 елда Русиянең төзелеш министрлыгы төбәкләргә 2019 елга чаклы көнкүрештән калган каты калдыкларны җыю өчен җирле операторлар билгеләргә боерык бирә. Агымдагы елның апрель аенда Чуашстанда бу эшкә алыналар. МВК "Экоцентр" җәмгыяте белән Чуашстан төзелеш министрлыгы арасында килешү төзелә. Ун ел дәвамында әлеге оешма каты калдыкларны җыю, бер урынга туплау, эшкәртү һәм аларны юк итү белән шөгыльләнүне үз өстенә ала. Чуашстанның көндәшлек сәясәте һәм тарифлар дәүләт хезмәте исә калдык җыюның бәяләрен дә билгеләп куя. Кәгазь эшләре хәл ителгәч, халыкка бер-бер артлы түләүне таләп иткән хатлар да килә башлый.

Халык түләүдән баш тарта. Үзенең исемен атарга теләмәгән, зур булмаган бер авылда яшәгән ир-ат Азатлыкка әйтүенчә, бу эш беренчедән халык белән килешеп эшләнелмәгән. Икенчедән, бу хезмәт икән, беренче чиратта килешү төзергә һәм нормаль бәя куярга кирәк.

Минем белән килешү төзелмәде, шуңа күрә мин әле түләргә шикләнәм

"Минем белән килешү төзелмәде, шуңа күрә мин әле түләргә шикләнәм. Тагын бер ягы да бар. Әгәр бу "услуга" икән, алар башта чүп-чар җыю урыннарын булдырсыннар, аннары түләү таләп итсеннәр. Менә минем авылда бернинди чүп җыю урыннары, урналар урнаштырылмады. Җыючы машина узып киткән диләр, әмма аны күрми калуың да бар бит. Төп мәсьәлә – мин бәясе белән канәгать түгел. Авыл җирлеге өчен бер кешегә 75 сум ул бик күп. Минем, мәсәлән, кыш дәвамында да өч-дүрт капчык кына каты калдыклар җыела. Анда пластик шешә, чиләк, яки яндырып та, ташлап та булмый торган пыяла савыт-саба калдыклары булуы мөмкин. Гаиләмдә җиде кеше, ай саен биш йөз сумга якын түләп бару минем өчен шактый чыгымлы", ди ул исемен әйтмәүне сорап.

Дөрес, Чабаксарда урнашкан МВК "Экоцентр" халыкка тараткан беренче түләү кәгазьләрендә ике кеше өчен түләргә дигән сумма язган иде. Шул ук кәгазьдә йорт кенәгәсенән алынган, йортта ничә кеше яшәве язылган кәгазьнең күчермәсен җибәрүләре дә сорала. Икенче ай җибәрелгән хатта суммалар арткан була.

Чуашстанның Батыр районында МВК "Экоцентр" районның "Полигон" дип аталган каты коммуналь калдыкларны ташучы оешма белән килешү төзегән. Алар контейнерлардагы чүп-чарны җыеп, махсус урынга илтеп торачаклар икән. МВК "Экоцентр" җитәкчесе Евгений Майрин әйтүенчә, авыл җирлеге идарәләре контейнерларны булдырырга, урнаштырырга, тирә-ягын чистартып торырга бурычлы. Ә республика буйлап 25 мең контейнер кирәк икән.

Авыл җирлекләре башлыклары аптырашта, чөнки моңа акча каралмаган. Хәер, бу көннәрдә Шыгырдан җирлеге башлыгы төрле чыганакларны файдаланып контейнерлар кайтарта башлады.

Шыгырдан авылының 1нче урта мәктәбендә озак еллар буе мөдир булып торган, тарих укытучысы Наилә Алиева барыбер түләргә туры киләчәк дип саный.

Наилә Алиева
Наилә Алиева

"Бүген экология шулкадәр начар хәлдә, әгәр аның теле булса, ул "мин үләм, сез дә миннән ерак калмассыз" дип әйтер иде сыман. Шуңа күрә бу калдыкларны һичшиксез җыярга кирәк. Без инде ил белән чүп-чарга баттык. Шуңа бу эш башланганга мин бик шатланам. Кайчан да булса без чүп-чарсыз яшәргә күнегербез кебек. Ә түләүгә килгәндә - һичшиксез түләргә кирәк. Мин ул түләүне салым дип кабул итәм. Каты калдыкларны җыю бит чыгымнар сорый. Ә күпме, никадәр түләргә – монда зур сорау билгесе тора. Авыл һәм шәһәр арасында аның бәясендә аерма булырга тиеш. Минем күршемдә бер апа яши. Менә аның чүп-чары елына да биш килога җыелмый торгандыр. Ә ул ай саен 75 сум түләргә тиеш. Шуңа күрә, бу бәяләрне авыл җирлекләре ниндидер югары урыннарга җиткереп хәл итәргә тиештер.

Мәсьәләне югарыдагыларга җиткерү тырышлыгы инде бар да кебек. Бу көннәрдә Гаделҗан Шәрәфетдинов депутат буларак Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенкога хат юллаган. Үзенең "депутат соравында" ул авыл җирлеге өчен бәяләр артык кыйммәт булуын яза. Норматив документларга караганда кеше башына ел саен 2,02 кубометр чүп каралган. Бу кеше башына көн саен биш чиләк чүп дигән сүз. Моның кадәр чүп каян килсен. Шуңа күрә, ул бәяне төшерү яки аның коэффицентын төшерү мөмкинлекләрен карауны сорый.

XS
SM
MD
LG