Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда татар балаларының өчтән бере генә туган телен өйрәнә"


Чарада катнашучылар

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең һәр ел уза торган киңәйтелгән утырышы үтте. Анда милли туризмны үстерү кирәклеге, матбугат тарату авырлыклары турында фикерләр яңгырады. Татар сыйныфларын һәм телне саклау, мәгарифне үстерү буенча тәкъдимнәр әйтелмәде.

Утырышта мохтәриятнең район һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук, район һәм шәһәр башлыкларының мәдәният урынбасарлары катнашты. Чара Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында узды.

Мохтәрият утырышына рәсми вәкилләр дә килгән иде. Башкортстан хакимияте башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе башлыгы урынбасары Ришат Сабитов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның татар телен һәм мәдәниятен саклау өчен милли-мәдәни мохтәрияткә күндергән рәхмәт хатын укып ишеттерде.

Әлфия Галиева
Әлфия Галиева

Башкортстан мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева чыгышында татар телен укытуга бәйле саннар китерде:

Башкортстанда татар телендә уку 665 мәктәптә оештырылган. Аларда татар балаларының 33 проценты белем ала

"Башкортстанда татар телендә уку һәм фән буларак өйрәнү 665 мәктәптә оештырылган. Аларда татар балаларының 33 проценты белем ала. 38 мәктәптә укыту татар телендә бара. Республикада барлыгы 606 укытучы татар теле һәм әдәбиятын укыта. Узган елны аларның саны 588 иде. Татар телен укыту өч якшәмбе мәктәбендә дә оештырылган. Аларда 478 бала укый. Мәктәпкәчә белем бирү 103 балалар бакчасында оештырылган.

Уку әсбаплары белән тәэмин итүгә килгәндә, яңа стандартларга яраштырып 1-4нче сыйныфларга уку әсбаплары, эш дәфтәрләре нәшер ителде. Калганнарын әзерләү бара. Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен бушлай китаплар бирә. Алардан быел барлыгы 544 китап кайтарылды. Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү програмына ярашлы, Татарстанның "Мәгариф" нәшриятыннан 3 миллион сумнан артык китаплар сатып алынды", диде мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева. Ул туган телләрне укыту буенча Башкортстанда яңа концепция әзерләнүен дә сөйләде.

Фаил Фәтхетдинов
Фаил Фәтхетдинов

Милли-мәдәни мохтәрият рәисе урынбасары, "Кызыл таң" нәшрияты йорты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов милли матбугатны тарату авырлыклары турында сөйләде:

"Балтыйк буе илләрендә милли матбугатны саклау өчен һәр гаилә өчәр басмага язылган. Монда утыручыларның өчне түгел, берне алдырулары да шикле. Без мәктәптә укыган елларда балалар басмаларын сыйныф белән дә алдыра идек, мәктәп китапханәләренә дә яздыралар иде. Бүген китапханәләргә алдырмыйлар. Чөнки акчалары юк. Ә бит мәктәпләрнең ике меңнән артык китапханәләре бар. Бу өстәмә тираж дигән сүз.

Матбугатны тарату авырлыклары да бар. Мәсәлән, Туймазы районының Кәкребаш авылында почта бүлеге ябылу сәбәпле, "Кызыл таң" гәзитенең җиде атна соңлап килүе турында язып җибәрделәр. Милли матбугатка алдагы елга язылу нәтиҗәләрен ясаганда гыйнвар аена карыйлар. Гыйнварга саннар әйбәт була, февральгә тиражлар төшә. Икенче яртыеллыкка июль аена язылалар да, августка язылмыйлар.

"Кызыл таң" электрон гәзитен чит илләрдән иң күбе – Норвегиядә 238 кеше укый, иң азы Кытайда, дүрт кеше укый. Ә үзебездә дүрт бөртек басма гәзитне алдырмаган районнар да бар.

Басма матбугат барыбер бетмәячәк, саклап калачакбыз”, дип чыгыш ясады милли-мәдәни мохтәрият рәисе урынбасары, "Кызыл таң" нәшрияты йорты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов.

Комил Сираҗетдинов
Комил Сираҗетдинов

"Хәзинә" туристлык агентлыгы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов милли туризм турында сөйләде:

"Менә без Русия грантлары белән Бүздәктә "Бәлешфест" уздырабыз. Әгәр андый милли бәйрәмнәргә туристларны да җәлеп итсәк, алар Бүздәктәге кунакханәләрдә яшәсә, сувенирлар, бәлеш өчен каз итләре сатып алса, бу күпме өстәмә табыш дигән сүз. Башкортстанда 160 милләт вәкиле яши, һәрберсенең үз милли бәйрәмнәре бар. Туристлар өчен күпме азык! Башкортстан матур, аны икенче Швейцария дип чагыштыралар. Туризмны үстерик, Швейцарияне икенче Башкортстан дип чагыштырсыннар", дип чыгыш ясады Комил Сираҗетдинов.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

Милли-мәдәни мохтәрият җитәкчесе Римма Үтәшева чыгышында татар теле олимпиадаларына соңгы елларда балаларның аз катнашуына борчылу белдерде. Шулай ук, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсиннарның исемнәрен мәңгеләштерү өчен оештырылган "Ике аккош" бәйгесендә нибары җиде генә район катнашуына да борчылу белдерде.

Чарада яңгыраган проблемнар күбрәк мәдәният хакында булды. Татар сыйныфларын һәм телне саклау, мәгарифне үстерү буенча тәкъдимнәр яңгырамады. Чарада бернинди документ та кабул ителмәде.

фикерләр (34)

XS
SM
MD
LG