Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер халык өчен эшлибез. Бердәмлек кирәк"


Мохтарият утырышы, архив фотосы
Мохтарият утырышы, архив фотосы

16-18 май Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең юбилей чаралары уза.

Республика татарлары милли-мәдәни мохтарият​е шурасы рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева юбилей уңаеннан фикерләре белән бүлеште.

Билгеле булуынча, милли-мәдәни мохтариятнең тарихы дистә ел белән генә исәпләнми. Башкортстанда аны оештыру 1999 елда ук башланган иде.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

Әйе, тарих сәхифәләренә кереп китсәк, оешмага быел 20 ел тула. Без аны да онытмыйбыз. Ләкин рәсми эшчәнлек 2009 елда – Юстиция министрлыгында теркәлгән вакыттан алып исәпләнә. Шулай итеп, рәсми эшчәнлек башлавыбызга ун ел тулды. Узган дистә елда халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерүдә шактый зур эшләр башкардык. Оешманың структурасын ныгыттык. Бүгенге көндә 47 районда безнең актив эшләгән бүлекчәләребез бар. Алар да үзләренең чараларын үткәреп торалар.

Шушы узган унъеллыкта башкарылган иң зур эшләрне искә төшереп карыйк әле.

Без берничә юнәлештә зур эшләрне тормышка ашырдык. Алар гаилә һәм балалык кыйммәтләрен үстерүгә, милли гореф-гадәтләрне ныгытуга, халкыбызның үзенчәлеген саклап калуга, татар авылларының хәлен яхшыртуга юнәлтелгән. Шуларның иң зурларының берсе – "Тукай моңнары" дип аталган Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча республика конкурсы. Анда шагыйрьнең әсәрләре татар, башкорт, урыс, инглиз, чуаш, мордва һәм башка телләрдә яңгырый. "Тукай моңнары" быел беренче тапкыр Уфа "Нур" татар дәүләт театрында узды.

Икенче зур чара – халкыбызның моң сандугачлары Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашеваның якты истәлегенә багышланган, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән "Ике аккош" республика конкурс-фестивале. Быел без аны алтынчы тапкыр уздырачакбыз. Башта бу чарада Бәхти Гайсин туган Авыргазы, Фәридә Кудашеваны биргән Чишмә районнарының сәнгать әһелләре генә катнашса, хәзер аңа республиканың барлык районнары да кушылды. Әлеге чараларның беренче өлеше бу шәхесләрнең туган якларында уза, финалны зурлап Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә үткәрәбез.

Өченче зур чара – республикабызда халыклар дуслыгын пропагандалауны максат итеп куйган "Пушкин, Тукай һәм Кәрим" исемле балалар рәсемнәре бәйгесе. Анда балалар әлеге әдипләрнең әсәрләре нигезендә төшергән рәсемнәрен һәм кул эшләрен тәкъдим итә. Соңыннан күргәзмә оештырыла. Ул чара соңгы елларда Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясендә октябрь аенда уза. Анда Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова да катнаша.

Мохтарият утырышы, архив фотосы
Мохтарият утырышы, архив фотосы

Соңгы елларда Башкортстанда милли аш-суны тергезү, саклау һәм үстерү, татар-башкорт халыкларының милли азыгы булган бәлеш әзерләү осталыгын үстерү һәм тарату максатыннан "Бәлешфест" дип аталган чара уздыра башладык. Ул Бүздәк районында үтә. Бу фестиваль халыкларның мәдәнияте һәм йолалары белән таныштыру, төрле милләт вәкилләрен бердәм мәдәни һәм рухи киңлеккә туплау, экологик таза азык әзерләү тәҗрибәсен тарату, кунакчыллык традицияләрен пропагандалауны да алга сөрә.

Шулай ук "Гаилә учагы" дигән проектыбыз эшли. Монысы гаилә кыйммәтләрен, буыннардан килгән гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычын куя. Башта бу проект Уфада гына оештырыла иде, хәзер аңа башка районнар да теләп кушыла башлады.

Шулай ук, казанышларга килгәндә – "Туган тел" каналында Башкортстан татарлары тормышы турында "Балкыш" тапшыруын чыгаруны җайга салдык. Сайтыбызны булдырдык.

Автономия дүрт китап әзерләп чыгаруда катнашты. Алар: "Туган як әдипләре", "Балкыш", "Тукайга әйтер сүзем" һәм "Башкортстан татарлары фольклоры" китаплары.

Агымдагы ел нинди зур эшләр белән тарихта калачак?

Агымдагы елда башкарылган иң зур эшләрнең берсе – Уфада "Нур" татар дәүләт театры каршында Габдулла Тукайга һәйкәл ачу. Татар җәмәгатьчелеге бу хыял белән күптән янды. "Кызыл таң" гәзитендә татар һәм башкорт зыялыларының мөрәҗәгатьләре чыкты. Һәйкәл өлгесе дистәгә якын өлге арасыннан бәйге уздырып сайлап алынды. Әлбәттә, иң зур рәхмәтне Башкортстан республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка әйтәбез. Ул вазифасына керешү белән безнең үтенечләрне карады һәм тиз арада хәл итәргә кушты. Тукай һәйкәле Татарстан республикасының Башкортстандагы көннәрендә ачылды һәм кыска гына вакыт эчендә халыкның яраткан ял итү урынына әйләнде.

Агымдагы елдагы икенче зур чара – Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең 10 еллыгы уңаеннан Уфада оешманың киңәйтелгән утырышын уздырачакбыз. Бу хакта без узган елның октябрендә Мәскәүдә үткән федераль милли-мәдәни мохтариятнең 20 еллыгын билгеләгәндә килешеп кайткан идек. Уфада ул чаралар алдагы көннәрдә узачак.

Шулай да әлегә тормышка ашырылмаган, күңелегезне борчып торган, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә юк түгелдер.

Шунысы күңелне кыра – еш кына бер-беребезне аңлап эш итү, бердәмлек җитми

Бездә дистәгә якын рәсми теркәлгән татар оешмалары бар. Теркәлмәгәннәре ике дистәгә җитә. Шунысы күңелне кыра – еш кына бер-беребезне аңлап эш итү, бердәмлек җитми. Без бер халык өчен эшлибез. Милли-мәдәни мохтариятнең 2021 елда узачак чираттагы конференциясенә кадәр уртак тел табалсак икән.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина алда торган юбилей чаралары белән таныштырып шуларны сөйләде:

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина

16 май кунакларны кабул итү, шәһәр белән таныштыру, Габдулла Тукай, Салават Юлаев һәйкәлләре һәм Дуслык монументына чәчәкләр салу уза.

Икенче көнне пленар утырыш узачак. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең 10 еллыгы уңаеннан төшерелгән кинофильм карау оештырылчак. Аннан Бүздәк районына сәфәр. Анда кунакларны Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге эше белән таныштырачакбыз һәм "Бәлешфест" уздырачакбыз.

Чараларда Мәскәүдән федераль милли-мәдәни мохтарият, Татарстан милли-мәдәни мохтарияте, Дөнья татар конгрессы, Казанның Дуслык йорты җитәкчеләре чакырылган. Бәйрәм чараларында Русия төбәкләрендәге 40тан артык төбәк мохтариятләре җитәкчеләре дә катнашачак.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, "Русия патриотлары" оешмасының төбәк җитәкчесе Заһир Хәкимов милли-мәдәни мохтариятнең юбилее зуррак дип исәпли:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

Русиянең милли-мәдәни мохтарияте турында кануны 1996 елда ук кабул ителсә дә, Башкортстанда аны оештыру корылтае 1999 елда һәм бик авыр шартларда узган иде. Аны уздыру өчен федераль канунга ярашлы кимендә өч төбәктә җирле мохтариятләр төзелгән булырга тиеш. Ә аларны оештыру җыелышы булачагы хакында республика гәзитендә хәбәр басылырга тиеш иде. Татар гәзитләре бу игъланны басмады. Урыс телендә чыгучы рәсми "Известия Башкортостана" гәзитендә ул реклам буларак чыкты һәм моңа юл куйган өчен баш мөхәррирне эштән алдылар. Оештыру җыелышын качып-посып диярлек уздырдык. Аннан республикада милли-мәдәни мохтариятләр турында канун юклыкка сылтап оешманы теркәми йөрттеләр. Өч елда утыздан артык мәхкәмә утырышы уздырдык. Ул чакта Башкортстан буенча федераль инспектор Рөстәм Хәмитов иде. Ул мохтариятләр турында федераль канунның Башкортстанда үтәлешен таләп иткәннән соң 2002 елда без Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте буларак рәсми теркәлдек. Җәмәгатьчелек оешмалары рәсми теркәлми дә эшли ала. Рәсми теркәлү аларны контрольдә тоту өчен кирәк. Җиде елдан мохтарият кабат теркәлү узды. Оешманың чын тарихы шулай тора. Милли-мәдәни мохтарият оешуга 20 ел тулды, ә республика татарлары милли-мәдәни мохтарияте буларак рәсми теркәлүенә 10 ел, диде Заһир Хәкимов.

XS
SM
MD
LG