Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Азат Мифтаховны җәзалау турында шикаятьне сигезенче тапкыр карый башлады


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Моңа кадәр уздырылган тикшерүләрдә Русия Тикшерү комитеты полиция хезмәткәрләре гамәлләрендә бернинди дә җинаять тапмады.

20 ноябрьдә Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәр мәхкәмәсе Мәскәү дәүләт университетвы аспиранты Азат Мифтаховның шикаятен карауны туктатты. "Зона Права" хокук яклау оешмасы Facebook битендә Мифтахов адвокаты Светлана Сидоркинаның бу мәсьәләгә аңлатмасын китерә.

"Сентябрь аенда без Тикшерү комитетының полиция вәкилләренә карата җинаять эше ачуны кире кагу турында алтынчы карарын шикаять иттек. Ул карар 2019 елның августында чыгарылган иде.

Безнең шикаятьне карау утырышында Тикшерү комитетының бу эшне яңадан тикшерә башлавы, әмма инде октябрьдә полиция хезмәткәрләренең гамәлләрендә кабат бернинди дә җинаять тапмавы билгеле булды.

Бүген мәхкәмәдә прокуратура вәкиле октябрьдәге карарның да кире кагылуын әйтте. Яңадан тикшерүнең вакыты 26 ноябрьдә чыга. Шул сәбәпле хөкемдар Азатның шикаятен карауны туктатты", ди ул.

Адвокат сүзләренчә, Тикшерү комитеты үз карарларын Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып чыгарган. Министрлык үз хезмәткәрләрен тикшереп, алар эшендә бернинди дә хилафлыклар тапмаган.

Шул ук вакытта җәзалаулар турында белдергән Азат Мифтаховтан сорау алынмаган.

25 яшьлек Азат Мифтахов бу елның февралендә кулга алынды. Ул Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция җәзалаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Чираттагы мәхкәмә утырышы декабрь башында узарга тиеш.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG