Хәбәр ителүенчә, чарада Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе бозылу темасы күтәреләчәк. Әлеге маддәдә республикада ике дәүләт теленең: татар һәм урыс телләренең тәңгәллеге турында әйтелә.
Моннан тыш, Татарстанда ватандашларның туган телдә укуга конституцион хокуклары бозылу, "татар милли мәгарифенең юкка чыгарылуы - Татар милли университет, татар милли мәктәпләр һәм гимназияләр, татар-төрек лицее ябылуы" турында да сөйләшү булачак.
Конференция "Татарстан" кунакханәсендә узарга тиеш.
Узган атна Мәскәүдә Мәгарифне үстерү федераль институтында (ФИРО) туган тел укытучыларының Бөтенрусия мастер-классы финалы кысаларында Русия төбәкләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашкан Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре үз төбәкләрендә республикаларның дәүләт телләрен туган тел рәвешендә өйрәнергә мәҗбүр итүләре турында зарланып сөйләделәр. Чарада туган телләрне мәҗбүри програмнан төшереп калдыру кирәклеге билгеләп үтелде. Кайбер экспертлар бу туган телләргә һөҗүмнең тагын бер дулкыны дип саный.