Accessibility links

Тоткарланучыны кыйнауда гаепләнгән Нефтекама полициясе хезмәткәрләренә төрмә җәзасы бирелде


Евгений Литвинов һәм Венер Мәрдәмшин
Евгений Литвинов һәм Венер Мәрдәмшин

Тоткарланучыны кыйнауда гаепләнгән Нефтекама полициясенең ике хезмәткәре өчәр ел һәм өчәр ай колониягә хөкем ителде.

Башкортстанның Яңавыл шәһәре мәхкәмәсе хөкемдары Юлия Даутова Нефтекама кешесе Венер Мәрдәмшинны кыйнауда һәм ток белән җәзалауда гаепләнгән полиция хезмәткәрләре Илвир Сәгыйтов һәм Радим Хәйруллинга ирекләреннән мәхрүм итү белән бәйле карар кабул итте. Аларның һәрберсенә 3,3 ел колония хөкеме бирелде.

Мәхкәмә полиция хезмәткәрләренең гаебе тулысынча дәлилләнгән дип саный.

Венер Мәрдәмшин, аның яклаучысы, "Җәзаларга каршы тору комитеты"ның Башкортстан бүлеге башлыгы Евгений Литвинов һәм прокурор хөкем карарыннан канәгать икәнлеген белдерде. Прокурор Сәгыйтовны сигез, Хәйруллинны җиде ел ярымга ирекләреннән мәхрүм итүне сораган иде.

Полиция хезмәткәрләре гаепләрен танымый. Аларның эше мәхкәмәдә икенче тапкыр карала. 2018 елның җәендә мәхкәмә Сәгыйтов белән Хәйруллинны аклады. Әмма соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе эшне яңадан карарга кушты. Эшне карау Яңавыл шәһәренә күчерелде.

2016 елның 10 ноябрендә Венер Мәрдәмшин өеннән чыгып барганда аны дүрт ир кеше тотып ала, башына капчык кидерә һәм кулларына богау салып билгесез бер бинага алып килә. Соңрак моның полиция бүлеге булганлыгы ачыклана. Мәрдәмшин үзен резин таяклар белән кыйнаулары, электрошокер белән азаплаулары, өстәлләр арасына асып куюлары һәм бер ел элек югалган хатынны урлау җинаятен үз өстенә алырга кушулары турында сөйли.

Бу вакытта полиция хезмәктәрләре хәмерле эчемлекләр эчкән һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән диелә.

Икенче көнне Мәрдәмшинга полициягә карата бернинди дә дәгъвалары булмавы турында аңлатма язарга тәкъдим иткәннәр һәм хатынның югалуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырдай кеше табуны сораганнар.

Мәрдәмшинның баш мие селкенгән һәм тәнендә күп төрле җәрәхәтләр барлыгы теркәлгән.

XS
SM
MD
LG