Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы физик затларны "ят агент" дип тану турында канун кабул итте


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Русия думасы физик затларны "ят агент" дип танырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Документны 311 депутат хуплады, дүрт кеше тавыш бирүдән тоткарланып калды. 

Канун өлгесенә ярашлы, "ят агент" дип "ят агент" буларак танылган матбугат чаралары материалларын таратучы яки аларны әзерләүдә катнашучы, чит илдән турыдан-туры яки чит илдән финансланучы Русия оешмаларыннан акча алучы физик затлар танылырга мөмкин.

Әлеге башлангыч авторы, думаның мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Леонид Левин "физик зат мәдәният, спорт яки музыка турында материал таратса, аны "ят агентлар" исемлегенә кертү куркынычы булмаска мөмкин", дип белдергән иде. Ә инде иҗтимагый-сәяси темаларга язучы кешегә исемлеккә эләгү янаячак диде. Һәр очрак юстиция министрлыгы һәм тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан аерым каралачак.

Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.

Былтыр 5 декабрь Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

АКШ рәсмиләре Мәскәү гамәлләре тәңгәл түгел, АКШ һәм Русия кануннары аерыла һәм Русия "ят агент" канунын башкача фикер йөртүчеләрне дәшмәскә мәҗбүр итү һәм идеяләрне ирекле алышуга киртә кую өчен куллана дип белдерә.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) оешмасында "ят агент" медиалары турындагы канун баштан ук үз алдына сәяси максатлар куя дип саныйлар, RFE/RL кайсы да булса хөкүмәтнең агенты дигән сүзләрне ялган дип бәялиләр.

XS
SM
MD
LG