Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдиновны яклап ТИҮ Казанда ялгыз пикетка чыкты


Рәис Фәйзуллин ялгыз пикетта
Рәис Фәйзуллин ялгыз пикетта

23 ноябрьдә Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары Казанның Бауман урамында Рамил Шәмсетдиновны яклап ялгыз пикетка чыкты.

ТИҮ активистлары Байкал арты хәрби бүлегендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов җинаятьче түгел, ә үзе Русия армиясендәге җинаятьчел системның корбаны дип белдерде.

Көн салкын булу сәбәпле алмашынып ялгыз пикетта торучылар “Рамил Шәмсетдинова - җинаятьчесе йәки корбанмы? Русия саклану министрлыгы яшь солдатларның хокукларын һәм ирекләрен яклый алмый. Мәҗбүри гаскәр хезмәтен бетерүне таләп итәбез! Армия профессиональ булырга тиеш!” Һәм “Рамил Шәмсетдинов - җинаятьчеме йәки корбанмы? Саклану министры Сергей Шойгу! Байкал артында булган җинаятьне обьектив тикшерүне таләп итәбез!” дигән плакатлар күтәрде.

Казанда Рамил Шәмсетдинов яклап ялгыз пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00

Пикетчыларның берсе, ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, Шәмсетдиноны гомерлек төрмәгә һәм психик авырулар хастаханәсенә ябып куярга мөмкиннәр, шуңа күрә ул хәзер яклауга мохтаҗ.

Зәкиев шулай ук ТИҮнең Шәмсетдиновны яклап зуррак пикет оештырырга җыенганлыгын, әмма, шәһәр хакимияте рөхсәте булмау сәбәпле, ялгыз пикет белән генә чикләнергә мәҗбүр булуларын әйтте.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, интернетта петиция ​урнаштырды.

Рамил Шәмсетдиновны якаларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

Адвокат Равил Тугушев сүзләренчә, Рамил Шәмсетдиновка Русия Җинаять кодексының "Үтерү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Соңрак "Үтерү нияте" маддәсе нигезендә тагын бер гаепләү өстәлгән. Бу маддәләрдә алты елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

XS
SM
MD
LG